Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәр авылында янгын чыкты

Кызганычка каршы, янгында бер кеше һәлак булды. 1929 елгы ялгыз ир-заты, бер группа инвалид булып, күзе күрмәү сәбәпле, урамга чыгып җитә алмый тончыгып үлә. "Ут керткәндә аллюминий белән бакырны бергә кушарга ярамый. Бары тик бакыр белән генә кертергә кирәк утны. Юкса алар арасынла каршы торучанлык барлыкка килеп, "замыкание" килеп чыга....

Кызганычка каршы, янгында бер кеше һәлак булды.

1929 елгы ялгыз ир-заты, бер группа инвалид булып, күзе күрмәү сәбәпле, урамга чыгып җитә алмый тончыгып үлә.

"Ут керткәндә аллюминий белән бакырны бергә кушарга ярамый. Бары тик бакыр белән генә кертергә кирәк утны. Юкса алар арасынла каршы торучанлык барлыкка килеп, "замыкание" килеп чыга. Әлеге очракта да шундый ук хәл күзәтелә, әлеге йортның саклагыч сүндерү җайланмасы эшләмәү сәбәпле янгын чыга", - дип аңлатты янгын күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин.

Миңа мондый хәл янамый, дип тынычланырга ашыкмагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. "Ходай сакланганны гына саклармын" дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев