Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәр халкы бәйрәм итеп тә караган

Иске Яңа елны мәдәният йорты каршында үткәрде Күшәр халкы. 18.00 сәгатьтә башланып китте бәйрәм. Уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Берсеннән -берсе кызык уеннарны ничек уйлап табып бетергәннәрдер. Яше-карты барлык уеннарга катнашты, көне дә тик тора торган түгел иде бит. Ә концерт номерлары тыңлап, карап туймаслык булды. Гитара уйнап җырлаучы...

Иске Яңа елны мәдәният йорты каршында үткәрде Күшәр халкы.

18.00 сәгатьтә башланып китте бәйрәм. Уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Берсеннән -берсе кызык уеннарны ничек уйлап табып бетергәннәрдер. Яше-карты барлык уеннарга катнашты, көне дә тик тора торган түгел иде бит. Ә концерт номерлары тыңлап, карап туймаслык булды. Гитара уйнап җырлаучы Сабиров Радилне бик яратып кабул итте авыл халкы.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты фойесына кайнар чәй, коймак, печенье-конфетлар белән табын әзерләгәннәр иде. Туңа башлаучылар бирегә кереп кайнар чәй эчеп сыйландылар. Китапханәче Гөлүсәбез дә бәйрәм уртасында, ул алда әйткән кызык уеннарны оештырды.

Менә шулай итеп оешып, күңелле итеп бәйрәм иттек без.

Рифат Халиков,

Күшәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев