Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Күшәр мәктәбен ремонтлыйлар

Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы үз эшен дәвам итә.

Күшәр төп мәктәбен икегә бүлгәннәр: бер ягында - 5 кабинетта укулар дәвам итсә, шулай ук 5 кабинет кергән икенче өлешендә ремонт эшләрен башлаганнар. Эш барышы белән мәктәп директоры Гөлнара Халикова таныштырды.
- Безне бик күп уңай үзгәрешләр көтә. Күз алдына китерегез: мәктәбебез киләсе уку елына бөтенләй икенче төсмер алачак. Барыннан да бигрәк, бик күпкә уңайрак булачак, - ди ул.
Капиталь ремонтлаучылар белән аралаштым. Биредә Арча МСО оешмасы егетләре эшли.
- Эш күләме, чагыштырмача, күп булмаса да, сыйфатка нык игътибар биреп эшлибез, - ди бригаданы кирәкле материаллар белән тәэмин итүче Айдар Камалиев.
Мәктәпнең бүгенгесен яхшы белгән хәлдә, киләчәктә нинди булачагын күз алдына китердем. Идәнне раствор белән катырып, плитә җәяләр. Түшәмдә гипсокартон, "нокта ут"лар, стеналарны шпатлевкалап тигезлиләр. Җылылык торбалары алыштырыла. Бәдрәф бүлмәләренә дә урын табылган. Аңлавымча, мәктәп тышкы яктан да ялтырарга тиеш. Әйтүләренчә, капиталь ремонт тәмамлангач, мәктәпне танып та булмаячак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзәтү