Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәрдә – “Китап шифаханәсе”

Монысы нәрсә тагын, дип гаҗәпләнәсезме? Баштарак үзем дә шулай уйладым. Китапның мөмкинлекләре чикле икәнне белсәк тә, шифаханәсен үк күргән юк иде. " Китапханәмдә Яңа уку елы башланганнан "Китап шифаханәсе" дип исемләп, кызыксынучылар клубы оештырдым. Клуб үз көченә көзге эшләр төгәлләнгәннән соң эшли башлады. Клубка башлангыч сыйныф укучылары язылды һәм бик...

Монысы нәрсә тагын, дип гаҗәпләнәсезме? Баштарак үзем дә шулай уйладым. Китапның мөмкинлекләре чикле икәнне белсәк тә, шифаханәсен үк күргән юк иде. " Китапханәмдә Яңа уку елы башланганнан "Китап шифаханәсе" дип исемләп, кызыксынучылар клубы оештырдым. Клуб үз көченә көзге эшләр төгәлләнгәннән соң эшли башлады. Клубка башлангыч сыйныф укучылары язылды һәм бик теләп йөриләр...",- дип сөйли Күшәр китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова.

Шифаханәчеләр айга ике тапкыр клуб утырышына җыелалар. Нәрсә эшләргә мөмкин бу очрашуларда? Ничек уйлыйсыз? Юк, китап кына укып утырмыйлар.

- Искергән, тузган китаплар бар, без әнә шул китапларны дәвалыйбыз, матур, җыйнак итеп төпләргә өйрәнәбез. Эшебезне төгәлләгәч, беррәттән рәсем бәйгеләре оештырып, рәсемнәр ясыйбыз, кычкырып китап укыйбыз, укыган әсәрләр буенча әңгәмәләр оештырабыз. Алда безне шигырь бәйгеләре, тугәрәк өстәлләр көтә. Барына да өйрәтә безне Гөлүсә апа",- диләр бирегә килгән укучылар.

Күшәр авылы балалары каникулларын истә калырлык итеп уздырганнар инде алайса, дип уйласак, ялгышмабыз.

Китапханәдән тыш мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик актив монда. Лилия апалары белән Фәридә апалары балалар өчен, Чыршы бәйрәме дә үткәргәннәр. Төрле уеннар уйнап, нәфис суз осталары чыгышын тыңлаганнар, жырлар җырлап, биеп, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Билгеле инде Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәмгә килүе ямь өстенә ямь булган. Балаларга да күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бәйрәм күп булмый дип, Мәдәният йортында искечә Яңа елны каршы алырга да әзерләнәләр алар. Менә сиңа җанга дәва.

Һәрьяктан файдага. Китапханәгә бер килгән укучы гел килсен, башкалары да тартылсын, дигән теләк белән оештырылган әлеге чара инде үзенең җимешләрен дә бирә. Ә китап укыган бала ялын да итәргә тиеш. Мәдәният ххезмәткәрләре бу хакта да онытмыйлар. Сөбханалла.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев