Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәрнең “Китап шифаханәчеләре” чаңгы шуа

"Китап шифаханәсе" кызыксынучылар клубына йөрүчеләрне беләсез инде. Ике дистәдән артык бала, төгәлрәге 25 укучы йөри бу клубка. 16 гыйнвар көнне менә шушы балалар җыйналып, китаплар дәвалыйлар. Төплиләр, тәртиплиләр. "Китап - замана баласының дустымы?" дип исемләп, китап укучы бенефисы уздыралар. Аннан бергәләп ял итәр өчен, китапханәче Гөлүсә апалары белән чаңгы шуарга...

"Китап шифаханәсе" кызыксынучылар клубына йөрүчеләрне беләсез инде. Ике дистәдән артык бала, төгәлрәге 25 укучы йөри бу клубка.

16 гыйнвар көнне менә шушы балалар җыйналып, китаплар дәвалыйлар. Төплиләр, тәртиплиләр. "Китап - замана баласының дустымы?" дип исемләп, китап укучы бенефисы уздыралар. Аннан бергәләп ял итәр өчен, китапханәче Гөлүсә апалары белән чаңгы шуарга чыгалар.

- Чаңгы юлын 8 сыйныф укучысы Рәсим белән 6 сыйныф укучысы Ринат Галиуллиннар салып бирде. Ике сәгатьтән артык чаңгы шудык, салган эздән дә йөрдек, таудан да шудык. Балаларга бик ошады. Әти-әниләре дә килде карарга...- дип хәбәр итә китапханәче Гөлүсә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев