Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кстовта әтнәлене хөкем иткәннәр

Түбән Новгород өлкәсенең Кстов шәһәр суды, агымдагы елның 5 августында авыр җинаять - кеше талаган өчен Олы Бәрәзә авылы гражданы - Тазеев Ильнур Рузвельтовичны (паспорттагы язылышы) хөкем итеп, карар чыгарган.

"Суд карарыннан соң билгеле бер вакыт эчендә хөкем ителүче Әтнәгә кайтып, безнең инспекциягә учетка басарга тиеш. Тик Илнур Рузвельт улы бүгенге көнгә кадәр учетка басмаган. Бәрәзә авылына читтән кайтып урнашкан, Бәрәскә авыл җирлегендә пропискада торучы бу кешене күрүчеләр, белүчеләр булса, 2-15-81 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз",- дип халыкка мөрәҗәгать итә җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев