Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көтеп алыйк “Әтнә таңы”н!

Мин язылам, ә син? Көтеп алыйк "Әтнә таңы"н! Газетабызны чыга башлаганнан бирле яздырып алам. Һәр санын көтеп, сагынып бетәм. Алгач, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Көннәр буе шул язылганнарны уйлап йөрим. Ара-тирә үзем дә язгалыйм. "Әтнә таңы" белән аралашып була, "Әтнә таңы" белән сөйләшеп була, "Әтнә таңы"ннан ярдәм сорап...

Мин язылам, ә син?

Көтеп алыйк "Әтнә таңы"н!

Газетабызны чыга башлаганнан бирле яздырып алам. Һәр санын көтеп, сагынып бетәм. Алгач, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Көннәр буе шул язылганнарны уйлап йөрим. Ара-тирә үзем дә язгалыйм. "Әтнә таңы" белән аралашып була, "Әтнә таңы" белән сөйләшеп була, "Әтнә таңы"ннан ярдәм сорап була. Мин киләсе яртыеллык өчен газетага язылдым, ә сез язылдыгызмы? Язылмаган булсагыз, әле язылып була...

Ак бәхетле көннәр телим сезгә,

Тик упкыннар юлдаш булмасын.

Гомерләр бит ике килми, райондашлар,

Көтеп алыйк "Әтнә таңы"ның һәр санын.

Фәрештәләр саклый күрсен берүк,

Бер киртәсез булмый ул юллар.

Абынмыйча, сөртенмичә алга атла, "Әтңә таңы",

Сөенә күрмәсен дошманнар.

Газетабызның исеме бигрәк матур,

"Әтнә таңы" якын күңелгә,

Яхшы теләк телик хезмәткәрләренә,

Саулык-тынычлык сорап бөтен гомергә.

Газетага язылу турында да онытмыйк,

Аңлый белик кеше хәлен дә.

Бу дөньяның байлыгы һич мәңгелек түгел

Сабыр, юмарт булсак иде барчабыз да.

Сөембикә МӘГЪСҮМОВА,

Каенсар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев