“КҮК КАПУСЫ АЧЫЛДЫ”
Әтнә дәүләт драма театры 94нче сезонын ачып җибәрде.
"Тәмле әйбер күп булмый", диләр безнең халыкта. "Күк капусы ачылды" дип исемләнгән 94нче сезон ачылу тантанасы да шулайрак булды. Хыялларга бирелеп сәхнәдәге артистлар белән бергә "яши, уйный" гына башлаган идек, тантана ахырына да якынлашты. Шуңа да тамашачылар арасында "Бик күңелле иде, бетте дә мени" дигән сорау катыш аптырауларын аңлавы кыен түгел иде. Тамаша залында утырган, тәннәрендә артист каны агучылар ничек түзеп утырганнардыр, белмим, кайчандыр Әтнә халык театры спектакльләрендә уйнаган кеше буларак, үземнең дә кабат сәхнәгә чыгып уйныйсыларым килеп китте.
Районыбызның данын еракларга тараткан, безнең горурлыгыбыз булган Әтнә дәүләт драма театры үз эшен башлап җибәрде. 15-16 октябрь көннәрендә тамашачыларын сезон ачылу тантанасына җыйды. Һәрвакыттагыча шәп булды. Әллә үзебезнеке булгангамы, карап туеп булмый үзләрен. Әнә якташыбыз Гөлназ Шәйхи дә: "Бик рәхәт булды. Гомумән, бик күп җирләрдә булганым, бик күп театрларны караганым бар. Үзеңнеке барыбер дә күңелгә якынрак була күрәсең", - дип тамашадан соң үзенең хисләре белән уртаклашты. Килешми мөмкин түгел.
Сезон ачу тантанасы театр сөючеләрнең күңелләренә кереп калган спектакльләрдән алынган өзекләр белән үрелеп барды. "Җырым табар сине" мюзиклында мәдәният йорты төзелеп, ачылган булса, бу юлы шул бинада Бибиәсма әйткәндәй: "Яңа сезонны ачуга багышланган концерт оештырдылар". Үтемле дә, күңелле дә, яңа сезон ачу тантанасы яңалыкларга да бай булды. Тамашадан соң, яңа артистлар белән таныштырып, театр режиссеры Рамил Фазлыев тамашачыга алдагы планнар турында әйтеп узды (бу хакта аерым язарбыз). Һәм ул: "Театрның 94нче сезоны дип юкка гына атамадык. Чөнки Әтнә халык театры шушы көнгә кадәр яшәп, эшләп килде. Ә монысы аның элеккеге режиссеры Гомәр абый Мәрдәновның тырышлыгы. Без барыбыз да мәрдәнлеләр", - дип аны сәхнәгә чакырды. Ә Гомәр абый Мәрдәновны барлык тамашачы басып, зур алкышларга күмде.
Шушы вакыттагы хис-тойгыларны әйтеп тә, аңлатып та бетерү мөмкин дә түгел: күңелләрдә горурлык, күзләрдә шатлык яшьләре. Гомәр абыйның да дулкынланганы сизелә иде. "Театр бүген дә яши, шуның белән горурланам. Киләчәктә уңышлар телим. Без, әтнәләрнең, бәхете бар икән. Чөнки театрга яхшы режиссер табу бик кыен, Фәрит тә (Г.Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) минем белән килешер. Ә безнең Рамилебез бар", - диде.
Сезон ачылу тамашасын карарга кайтучылар арасында Әтнә дәүләт драма театры белән таныш булмаучылар да бар иде. "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкче урынбасары Нурия Абдул кызы Беломоина: "Беренче генә каравым, өметлеләр. Бүгенге көндә кайбер театрлар халыкны көлдерүгә генә кайтып калалар. Биредә алай булмасын иде. Җитди, татар халкының рухын, милли хәзинәләрен чагылдырган әсәрләргә дә мөрәҗәгать итсеннәр иде", - дип киләчәктә Әтнә дәүләт драма театрына уңышлар теләде. Шулай булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 20:25Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.7500
-
21 гыйнвар 2021 - 19:10Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.9801
-
21 гыйнвар 2021 - 18:10Йөзем иммунитетны күтәрә Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.4700
-
21 гыйнвар 2021 - 17:10Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана Унберенче сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган белем бирү оешмаларына бирә.3900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.21000
-
21 гыйнвар 2021 - 15:15Номерларын чистамы? Карап йөр... Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.22300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:1021 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә киңәш итә икән7700
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.7400
-
21 гыйнвар 2021 - 11:40Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.7700
-
21 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.5600
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.6600
-
21 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.7100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.20300
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.32100
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.32100
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.23700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.22300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.21000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика