Әтнә таңы

Кулланылган батарейкаларның йогынтысы

Без тормышта батарейкалар белән эшли торган бик күп приборлар кулланабыз. Уйлап карасаң, алар никадәр файда китерә. Ләкин, әлеге электр чыганакларының начар яклары да күп. Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк сизә бара. Ләкин күп­ләр табигать халәтенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап бетерми. Кешеләр...

Реклама

Без тормышта батарейкалар белән эшли торган бик күп приборлар кулланабыз.
Уйлап карасаң, алар никадәр файда китерә. Ләкин, әлеге электр чыганакларының начар яклары да күп. Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк сизә бара. Ләкин күп­ләр табигать халәтенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап бетерми. Кешеләр табигатькә генә түгел, үзләренең сәламәтлегенә дә битараф карыйлар, тормышларына куркыныч тудыралар.
Чүп савытына ташланган гади бер батарейка, якынча 20 квадрат метр туфракны, якынча 400 литр суны авыр металлар - кургаш, терекөмеш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландырырга сәләтле. Югыйсә, гади батарейкаларда, гадәттә чүп савытына ташламаска дигән билге тора бит. Урман зонасында бу 2 агач, 2 сукыр тычкан, 1 керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны яши торган территория. Әлеге металлар, бик кечкенә күләмдә дә, кеше һәм хайван организмнарында тупланып, аларның сәламәтлегенә зур зыян сала.
Иң куркыныч металларнын берсе булган, терекөмеш, кеше организмына турыдан-туры судан яки агуланган үсемлекләр һәм хайваннар белән тук­ланганда үтеп керә. Чөнки бу металл организмда туплану сәләтенә ия. Ул бавырга, бөерләргә, нерв системасына һәм баш миенә зур йогынты ясый, сулыш органнары системалары авыруына, хәрәкәт аппараты бозылуга, күрү - ишету сәләте начарлануга китерә.
Кургаш нигездә бөерләрдә тупланып, аның эшчәнлеген зарарлый, баш мие һәм нерв системасы авыруларына китерә, буыннар сызлавы, мускул авыруларына сәбәпче булып тора, яралгыда бала үсешенә тискәре йогынты ясый.
Кадмий - канцероген матдә һәм ул яман шеш авыруларына сәбәпче булып тора. Ул калкансыман биздә, сөякләрдә, бөерләрдә һәм бавырда туплана. Барлык органнар системасының эшчәнлегенә начар йогынты ясый.
Чүп савытына ташланган батарейкалар, ягу заводларында атмосферага диоксин - агулы кушылмалар бүлеп чыгаралар. Алар яман шеш һәм үрчү органнары системасы бозылуга, балаларның сәламәтлегенә, аларның үсешенә начар тәэсир итә. Шулай ук диоксиннар суга һәм туфракка эләгеп, үсемлекләрдә туп­ланалар, ә үсемлекләр белән уз чиратында кешеләр туклана. Атмосфера һәм гидросфера ярдәмендә алар бик ерак араларга таралалар, шунлыктан кешенең чүп ягу заводларыннан нинди ераклыкта яшәве бик мөһим түгел. Суны кайнату да, тере микроорганизмнар белән чагыштырганда, авыр металлардан арынырга булышмый. Батарейкаларны яндырмаган очракта да, алар вакыт үтү белән чериләр, таркалалар, шул сәбәпле алардагы агулы матдәләр барыбер әйләнә-тирәлеккә эләгергә мөмкин.
Шуны истә тотып, экология министрлыгы зур кибетләрдә мондый батарейкаларны җыю оештырган. Без дә үз җирлегебездә кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыя торган ике нокта булдырдык. Берсе - Комыргуҗа мәктәбе бинасында, икенчесе почта бүлекчәсендә.
Әти-әниләрнең һәм укучыларның экологик белемен арттыру максатыннан, сыйныфларда кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары турында материаллар әзерләдек, әңгәмәләр үткәрдек; әти-әниләр җыелышында "Кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары" - дигән темага чыгыш ясадык; мәгълүмат бюллетеньнәре чыгардык, бук­летлар ясадык һәм авылыбыз халкы арасында тараттык.
Язмабызның ахырында шуны әйтергә телибез: районыбыз җирлегендә урнашкан башка мәктәпләр дә, безнең Комыргуҗа мәктәбеннән үрнәк алып, кулланылышта булган батарейкаларны җыюны оештырсыннар иде. Ә бәлки район үзәгендә аларны җыю урыннары булдырыргадыр, Сез ничек уйлыйсыз?
Мәгълүмат Комыргуҗа мәктәбеннән килде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: