Кулны кулга тотышып эшлиләр
Кышлау авылы уртасында гөлчәчәкләргә күмелеп утырган бик мәһабәт бина бар. Башлангыч мәктәп - балалар бакчасы урнашкан бина бу. Чыннан да, ерактан ук чисталыгы, каралган булуы белән үзенә жәлеп итеп тора ул.
Моннан берничә еллар элек биредәге балалар бакчасында семинарда булырга туры килгән иде. Ул чакта балалар бакчасы мәктәп белән бергә түгел иде әле. Иске бинада булуына карамастан, монда бөтен нәрсәнең бары сабыйлар мәнфәгатен кайгыртып эшләнгәнлеге күзгә бәрелеп тора иде. 2008 елда башлангыч мәктәп бинасына капиталь ремонт булганнан соң, балалар бакчасын да шушы бинага күчертеп, мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәрткәннәр. Бүгенге көндә балалар бакчасына 16 бала йөри, башлангыч мәктәптә 18 бала укый. Укытучылар Лилия Сабирова, Гөлназ Һадиева, тәрбиячеләр Равия Абдуллина һәм Миләүшә Газизова, тәмле ашлары белән сыйлаучы Алия Сираҗиева, тәрбияче ярдәмчесе Лилия Зиннәтуллина һәм техничка Нурсөя Гәрәева составындагы коллективны тәҗрибәле педагог Гөлнара Бари кызы Нигъмәтҗанова җитәкли. Бергәләп "Гаилә бәйрәмнәре" үткәрү дисеңме, Габдулла Тукай туган көнгә багышланган һәм "Зеленый огонек" бәйгесенең район этапларында 1 урын алулар дисеңме. Бер дә эшсез тора белмиләр алар.Бакча яны участогында яшелчәләр үстерергә дә, аларны кышка салатлар итеп әзерләп куярга да өлгерәләр. Бинаның эчке ягы да бик матур, чиста. Сыйныфлар якты, уку әсбаплары да, методик материаллар да җитәрлек. Укытучылары да яшьләр, һәр яңалыкны отып, эштә кулланырга гына торалар. Бакча ягы турында әйтеп тә тормыйм. Андагы уенчыкны минем бүтән бер балалар бакчасында да күргәнем юк. Алда искә алып үткән тәрбияче Равия Абдуллина турында мәгариф бүлеге белгечләре дә: "Бик иҗади эшләүче, фантазиягә бай тәрбияче", - дип, яхшы яктан гына телгә алдылар. "Мәктәп белән балалар бакчасының бер бинада булып, икесенә берьюлы җитәкче булуы авырмы?" - дип сорыйм Гөлнарадан. Ә ул авырлыктан бигрәк, балалар өчен уңайлыкларын сөйләп китә. "Биредә сабыйлар кечкенәдән үк мәктәпнең нәрсә икәнен белеп, аңлап үсәләр. 1 сыйныф укучыларында була торган табигый стрессны да җиңелрәк кичереп, мәктәпкә тизрәк ияләшәләр.Бәйрәмнәрне, төрле кичәләрне дә бергәләп үткәргәч, берсен-берсе белеп, берсенә-берсе ярдәм итеп торалар". Күмәк хуҗалык, җирле үзидарә рәисләренә дә рәхмәтле ул. "Койма корып бирделәр, ремонт вакытларында акчалата да, әйберсен алып кайтып биреп тә бик булыштылар", - ди. Әти-әниләре күмәк хуҗалыкта икесе дә эшләгән очракта - 50 %, берсе генә эшләгән очракта 25 % балалар бакчасы өчен бәяне күмәк хуҗалык түли икән. Нинди зур ярдәм бит бу гаиләгә! "Безгә уен мәйданчыгы кирәк инде, анысын да рәисебез Алмаз Сибагатуллин: "Язга эшләп куярбыз" дип вәгъдә итте. Ә аның сүзендә тормый калганы юк", - дип төгәлләде сүзен җитәкче ханым. Менә шулай яшәп, эшләп яталар Кышлау башлангыч мәктәп-балалар бакчасында. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын дип телисе генә кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 09:02"Лыжня России - 2021" турыдан-туры эфирда Бүген Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе уза.3500
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 13 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.9700
-
26 февраль 2021 - 19:14Рассада өчен орлыкларны ничек сайларга? Февраль ахыры — рассада утырту вакыты. Яхшы үсемлекләр үстерү мөһим, чөнки уңышның ничек булачагы шуларга бәйле.7400
-
26 февраль 2021 - 18:05Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.7400
-
26 февраль 2021 - 17:00"Туган ягымда моңнар алып" Бүген Ары мәдәният йортында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы уңаеннан9100
-
26 февраль 2021 - 14:30Әтнәдә юл йөрү кагыйдәрен бозу очраклары һаман кимеми Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.9700
-
26 февраль 2021 - 13:20Татарстанга ике көннән соң «Спутник V» вакцинасының 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак Республикада 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде.6400
-
26 февраль 2021 - 12:20Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 17 меңнән артык очрагы теркәлгән.6400
-
26 февраль 2021 - 11:15Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый Кар бик күп булу сәбәпле, көннәр җылытуга өметләнергә кирәкми.10300
-
26 февраль 2021 - 10:10Студентлар хәрби комиссар белән очраштылар Г . Тукай исемендге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында чыгарылыш төркем студентлары Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән очраштылар.11400
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.17901
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.9400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.16900
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18800
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла?Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.2200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!64400
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.21201
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләр Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.19900
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.18001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика