Әтнә таңы

КҮҢЕЛ БИК НЕЧКӘ

Әниемне югалту ачысы йөрәгемне яралап сыкраудан беркайчан да туктамас ахыры... Шуңа да микән, олы кешеләрнең моң-зарларын күңелемә бик якын кабул итәм. Бу юлы да аякларын көчкә сөйрәп барган бу абзый яныннан тыныч кына узып китеп булмады.

"Барып җитеп буламы юкмы? Үлеп тә булмый ичмасам... Кан басымым бик югары. Саклап кына тота идем, даруым да бетеп китте. Әле бирәләрме юкмы, паспортым да үземдә түгел. Бер эчкече кызым бар минем, шул алып китеп, Казанда калдырып кайт­кан. И, сеңлем, бәрәңге бакчасын берүзем эшләп чыктым, шул да ярамагандыр инде. "Әби бармы соң?" - дип кызыксынам.Юк, быел бер ел була үлгәненә. Фәлән ел аны карадым, нерв авыруы иде анда. Әби малай була дия-дия 4 кыз тапты. Шуның берсе - инвалид, икесе - байлар.Мин кирәк түгел аларга. Ә дүртенчесе баласын минем янда калдыра да, үзе Казанга чаба. Их, сеңлем, үлсәм котылыр идем дә..."

Тыңладым да оныттым, башта әллә ни игътибар бирмәгән дә кебек идем, менә ничәнче көн инде әнә шул бабайның әйткәннәре колак төбем­дә яңгырый, "үлсәм котылыр идем..." - нишләдек соң без? Кайсыбызга ни җитми, әллә ахыр заман дигәннәре шулмы? Әбием туган-туга­нын оны­тыр, дия торган иде... Оныта башладык ши­келле, тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара югый­сә.Тормыш яхшырган са­ен, бер-беребезгә кара­та их­тирамыбыз кими. Бер- беребезгә генәме соң... Әти-әни белән балалар арасындагы элемтәләр шартлап өзелеп барган чорда яшибез. Кемдә соң монда гаеп? Барысы да җитеш булсын диеп, көнен-төнгә ялгап эшләп, балаларына игътибары җитмәгән әти-әнидәме? Әл­лә кечкенәдән шул игътибар җитмәгәнлек­­тән, бар дөньясына үпкә­ләп үскән баладамы? Әллә соң заманалар үзгәрде­ме, җәмәгать?

Элек-электән та­­­тар авыл­­ларында гаи­лә­­­ләр туп­ланып, бер­гә-бер­гә яшәгәннәр. Әби­­­ләр онык­­ларны үс­тере­ш­кән, ба­­байлар акыллы ки­ңәш­лә­ре белән шул зур гаи­лә­нең тоткасы бу­­лып торган. Әллә менә шун­­дый гаи­лә алып бару рә­ве­­ше үзгәрү боздымы ке­шене? Нишләдек соң без?! Ул әти-әни безнең килә­чәк­­тә үзләренә терәк бул­сын, картайган көннәрем­дә игелегеннән ташлама­­сын дип үстермәдемени соң? Әгәр шулай икән, нишләп бу абзыйга авырып ят­канда дару да алып кайтып бирүче юк?

Реклама

Бу абзый турында гына да түгел сүз. Үзебезнең авылда, күршедә, күрше авылда яшәгән бүтәннәр язмышы да уйланырлык. Абзый - әти ке­ше, ә әниләрен кадер­сез тормышта яшәтүче­ләр күп­ме? Уйлап карасаң, ка­­­дерсез картлык­тан да куркынычы юктыр! Яшь вакытта ничек тә үтә, гаиләдә тагын, мәшәкатьтән баш чык­мый, картайгач, хәлең киткәч, үз-үзеңне карый алмый башлагач, яныңда җилкәсен куярга парың да калмагач, инде балаларга да кирәгең булмаса - монысы инде бигрәк тә аяныч.

Киленнәр дә безгә кагылмый дип уйламасыннар. Картлык бөтенебез­гә дә киләчәк, ул сайланып тормый. Байлыкка да, дан-шөһрәткә дә игътибар­сыз. Син ул ана­ның улын яратып, үз тор­мышыңны аның белән бәйләгәнсең икән, руслар әйтмешли, будь добр, сабыр бул. Кайнана да бит үз вакытында сине кабул иткән, үз йортына керткән, ризыгы белән бүлешкән. Ул чакта аның кулыннан эш тә килгән, яше хәзер синең яшең белән бер тирә булгандыр. Нишләп, бүген ул үз өендә тыныч кына утырып чәен дә эчә алмыйча, кеше бусагасында йөри? Сезнең дәү әниләрен шулай "олылаганны" күреп, балаларыгыз да шуны кабатламас дип кайсыгыз гарантия бирә ала?!

Заманалар авыр, дип зар­ланырга яратабыз. Без үзебез аны катлау­лан­дырмыйбыз микән? Бар бит арабызда ничә еллар кайнана белән яшәп, ул вафат булгач та аны үз әнисен сагынгандай са­гынып-юксынып яшәүчеләр. Рәхмәттән баш­­ка сүз юк аларга.

Гомер алай да үтә, болай да үтә. Шул үзебез­­гә язган гомерләрне бер- беребезгә изгелек­­ләр эш­­ләп кенә үткәрсәк иде. Олы кешенең күңе­ле бик нечкә, рәнҗетмә­сәк иде аларны. "Үлсәм ко­ты­лыр идем ичмаса", дип яшәмәсен­нәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: