“Күңелне кытыкламый бу безнең...”
Әлеге сөйләшүләргә генә ышанып бетмичә, редакциягә килгән хаттагы сорауларга җавап эзләп, участок инспекторлары белән шимбә көнне рейдка чыгып кердем.
Дөрестән дә ник җыела бу малайлар? Чыннан да җыеламы алар? Үз күзем белән күрәсем килде. Күрдем. Хәзер әти-әниләргә ничек аңлатыйм икән, дип утырам. "Ах" дисәң дә, "Ух" дисәң дә була. Сугышып канга батышып бетмәгәч, "Бар да әйбәт", дип нәтиҗә ясасаң да ярый кебек. Тик болай дип язарга кул бармый. Габделхәй абыйны да аңлыйм. Килешеп тә бетәсе килми. Объектив фикерне җиткерә алырмынмы, белмим, чөнки мин Совет заманында тәрбия алган кеше. Ә балалар - заманныкы. Көлсәң көл, еласаң ела. Заманага сылтап үзебезне акларга маташабыз. Югыйсә аларның әти-әниләре без бит, беребез дә күктән төшмәгән. Ә балалар чыннан да чит планетадан килгән кебек. Бер ишләре. Берничә төргә бүлеп була аларны: кызык караучы, кызык ясаучы, миңа барыбер; әтәчләнүчесе дә, тәлинкә тотучысы да..., урамга бөтенләй чыкмаучылары да бар. Әдәплеләре дә очрый. Килеп сөйләшеп китүчеләре дә булды. Җикеренүчесе дә табылды. "Законны беләбез без", - дип чәпчегәнен дә күрдек. Чыннан да хокукларын беләләр. Шактый аралаштык. Тик менә бурычларын белгәне сирәк.
Тыз да быз чапкан машиналар кичке 9дан соң аеруча күбәя, башта берән-сәрән генә очрадылар. Тегендә туктап карыйлар, монда туктап карыйлар. Кулда - сигарет, ялт иткән кием, янәшәдә - киенгән-ясанган кыз! Алар яннарындагы кешегә дә, машинага да игътибар итәсе дип белмиләр. Төп җыелу урыны - "Затлы" (Поле чудестагысы) кибете. Кибеткә киләп салып йөрүчеләр шактый. Рүзәл Корбанов аңлатма биреп бара: "Монысы шуның (исемнәрне язмыйм) малае, монысы тегесенеке. Машинаны яңа алып бирделәр", - ди. Өеңдә ни барын участок инспекторыннан сорасаң була. Габделхәй абый, эшләмәгән кеше 5 авыл тормышыннан хәбәрдар була алмый. Малайлардан да курыкмый. Кеше буларак, менә шул малайларның киләчәк язмышы борчый аны. Чөнки араларында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләре бар, "Бер тәртипсезлек эшләсә, төрмәгә китә бит инде бу. Кемнеңдер кадерлесе..." - ди инспектор.
"Ник җыеласыз?" - дип тә сорадым егетләрдән. "Аралашасы килә бит, кая барыйк? Бу яшьтән өйдә утырыйкмыни? Клуб юк. Ник район үзәгендә клуб юк? Сез шул сорауга җавап бирегез. Безнең барлыкны җитәкчеләр дә белә югыйсә. Тәртипне дә без бозмыйбыз. "У Рашида"да без кыйнамадык, анда әтнәләрне кыйнадылар. Ә бу хат күңелне кытыкламый безнең. Дөньяны без болгатмыйбыз, болганып беткән инде ул", - яшьләр җавабы бу.
Өйдә тәртипле балалар урамда икенче төрлерәк кыланалар, чөнки алар ирекле. Ышанмасагыз, Рүзәл Корбанов белән сез дә Әтнәне бер әйләнеп кайтыгыз, әти-әниләр. Әле чыннан да соң түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.5500
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.5400
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.8000
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.5700
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.6700
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.14100
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.10201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.7400
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10700
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31000
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.6700
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34300
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.29200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.88300
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33604
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика