КҮП ФУНКЦИЯЛЕ БУЛАЧАК
Бүгенге көнгә республика буенча еллык йөкләмәнең 12 проценты күләмендә - барысы 282,7 мең метр квадрат торак куллануга тапшырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар белән үткәргән видеобрифингта шундый саннар яңгырады. Өстәвенә, 2013 елга торак төзеп тапшыруның айлык планына кадәр эшләнелгән, димәк, йөкләмәне ел ахырына куып җитәбез дип акланулар була алмый. Социаль ипотека буенча 19 йорт, ягъни, 1624 фатир - барысы 92 мең квадрат метрга якын булган. Ә менә тузган торак буенча мәгълүматлар кызыклыгына тап булдым: 2012 ел башына шундый 363 мең квадрат метр торак теркәлгән булса, төзи торгач аларның саны арткан - хәзер 400 мең квадрат метрдан күбрәк, әле Казан шәһәре буенча тулы мәгълүматлар алынмаган! Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин әнә шулар хакында сөйләде. Әйтүенчә, ел ахырына кадәр һәр күпкатлы йортны техник паспортлы итү һәм кадастр учетына бастыру бурычы тора. Хөкүмәттә һәр шундый йорт буенча тулы мәгълүмат булдыру өчен кирәк бу. Паспортта, әйтик, йортның халәте, капиталь ремонт кайчан булган һ.б. шундый саннар булачак.
Республикада 381 Бөек Ватан сугышы ветеранына 34 йорт төзелә. Шунысы да бар, Татарстан буенча да, безнең районда да чиратка басучылар артып тора. Алган мәгълүматларга караганда, проблема Федераль үзәктән күчерелгән финанска бәйле рәвештә үз вакытында уңай хәл ителә. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә торак шартларының яхшыруын 1 меңләп ветеран көтә. Республикага 1 млрд.-тан артык суммада федераль транш килгән үзе, әмма РФның төбәкләр үсеше министрлыгы әлегә 1 квадрат метр торакның бәясен тәгаенли алмый интегә. Киләсе транш җәй урталарында булыр дип көтелә. Ә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренә караганда, бездә күп кенә махсус программалар буенча торакның 1 квадрат метры 29,8 мең сум дип бәяләнә.
"Авыл клублары" программасы буенча 2013 елны 46 мәдәният объекты сафка басарга тиеш. 16 объектта эш бара: унысында фундамент салалар, янә алтысында бу эш тәмам. "3 объектта кирпечтән стена өя башладылар", - диделәр. Иң куанычлысы - аларның берсе бездә башкарыла. Күрше Арча, Мамадыш районнарыннан тыш, Күлле Кимедә дә күп функцияле - үз эченә мәдәният йортын, ФАП һәм китапханәне, шулай ук авыл җирлеген алучы объект төзелә башлады.
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү өлкәсендә тоткарлыклар юк. Бездә 118 кешегә бирелгән инде. Шунысы факт: бу - туктаусыз процесс! Ахыр чиктә, ир белән хатынга бәйле. Бу сан артуга таба үзгәреп тора.
Автор фотосында махсус программа нигезендә, Күлле Киме авылының иске мәдәният йорты янәшәсендә яңасы төзелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.3500
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.3500
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4400
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4900
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.11500
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8401
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.6300
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10200
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.30500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4900
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.22500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.80700
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.55100
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика