Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮРӘ ТАТАР БАЛАСЫ

Кайларда гына йөрми дә, ниләр генә күрми бу татарның башлары. 1552 елда Казан ханлыгын Явыз Иван басып алганнан соң, татарны милләт буларак таркату, Россиянең кеше аягы басмаган иксез-чиксез киңлекләренә тарату сәясәте барды.

Мәкаләмнең герое шу­шы сәясәтнең иң әшәкесенә туры килгән әтиемнең бертуган апасы турында. Шәфифә апа 1894 елда Кече Әтнә авылында туган. Бәйрәмгали бабайның өч кызы, бер малае булган. Кызлар арасында иң чибәре, акыллысы - Шәфифә апай. Үсеп буйга җиткәч, үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыга. Озак та тормый кияве авырып вафат була. Апай туган йортына кире кайта. 1921 ел - ачлык башлана. Ил күргәнне, алар да күрә. Әти сугышта Кызыл армиядә, Кавказ якларында Совет власте урнаштырып йөри. Ачлыкның иң авыр вакыты 1922 елга туры килә. Әти сугыштан кайта. Әти кайткач, сугышта булган кешеләргә он бирәләр. Ләкин соң була, бабай ачлыктан үлеп китә. Шул елда Шәфифә апаны кияүгә сорап, Ташкичү авылыннан яучы килә. Җизни буласы кешенең хатыны, өч баласын калдырып, үлгән була. Апаны, ачлыктан исән калырсың дип, кияүгә чыгарга күндерәләр, чөнки Фәхретдин җизни таза тормышлы кеше була. Үзенекен үзе белгәндер, 17 яшькә өлкән Фәхретдин абзыйга кияүгә чыга Шәфифә апай. Бер файдасы була, ачлыктан исән кала. 1923 елда Саҗидә исемле кызы туа. Дүрт елдан соң уллары Нургали дөньяга килә. Элекке хатынның Фәхерниса исемле кызын кияүгә бирәләр. Әйткәнемчә, җизни бик эшчән кеше була. Нарат бүрәнәдән салынган йорт, каралты-кура бик әйбәт. Лапас тулы мал: ике ат, ике сыер, кош-корт та җитәрлек.

Колхозлашу чоры башлана. Җизнине сәбәп табып, кулга алалар. Гаиләсе репрессиягә дучар ителә. Нахакка гаепләнеп, аларны йорт җиреннән, барлык мал-мөлкәтеннән мәхрүм итәләр. Апайны 4 баласы белән урамга куып чыгаралар. "Раскулачить" ителгәч, товар вагоннарына төяп Магнитогорск шәһәренә, Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Вагонга салам түшәгәннәр. Халык шулкадәр күп, вагон эчендә, җитмәсә эссе, бала-чага елаган тавыш, авыру карт-карчыкларга ятып торырга да урын юк.. Бар да авылның затлы кешеләре: муллалар, абыстайлар да бар. Һәр гаи­ләдә 5-6 бала. Авырып хәлсезләнүчеләр көннән-көн арта. Үлүчеләр күбәя. Шәфифә апайның да үзе белән алган ашамлык­лары бетә, ачлыктан интегәләр.

Вагонда барганда иң читене хаҗәтне үтәү була. Бигрәк тә мөселман хатын-кызлары өчен. "Йөзләгән кеше арасында чиләккә утырып хаҗәтеңне үтәү бик авыр иде", - дип сөйли иде Шәфифә апай. Поезд кайвакыт яртышар көн туктап тора. Туктагач тагын да эссе, сулап булмый. Су бирмиләр, бирсәләр дә аз эләгә, анысы да шунда ук бетә. Шакшылык үзенекен итә, кешеләрне бет баса. 8 яшьлек Саҗидә азаплана. Башта чиләккә утырмый, йомышын үти алмагач, бертуктаусыз елый, эче авырта. 4 яшьлек Нур­галинең хәле җиңелрәк, ул вагон эчендә һаман йөреп тора. Сабый дип аңа су да бирәләр. Ва­кыт-вакыт ашарга да эләгә. Станциягә җитеп по­езд туктауга, мылтыклы сакчылар өстерәп ала­лар да, үлгәннәрне вагон ишегеннән тышка атып калдыралар. Шәфифә апай­ның кече улы Әбдел­вәли дә тәпи йөрми башлый, күкрәк тә суырмый, чөнки сөт юк. Тыныч кына йоклаган кебек анасы кулында ята. Эчке бер тоемлау белән апай баланы кызына тоттыра да, әйберләре арасындагы шешәне эзләп ала. Аның төбендәге берничә тамчы суны сабыйның ирененә тамыза. Бала иренен кыймылдатып куя һәм тормыш белән мәң­гегә саубуллаша. Ана ке­ше сабые­ның вафатына ышанмый, башкалар "Станциягә җитәбез", дип сөйләшә башлауга, сабыйны иске бер күлмәгенә төрә дә сакчыларга күрсәтмәс өчен салам астына яшерә. Исәбе - барып җиткәч үзе җирләргә уйлый. Барып җитәләр. Поезд туктый. Килеп җиттек дип бар да куана. Әле бу вакытта алар бу җирдә күпме газап чигәселәрен белмиләр. Поезддан тө­шәргә әмер була. Үлгән кешеләрне ат арбасына җыялар. Әбделвәлине дә шул арбага салып алып китәләр.

Поезддан төшкән халык җиңел суларга өлгерми, Уралның салкынча җилләре, юка гына киенгән кешеләрне калтырата башлый. Берничә сәгать торгач, аларны алып китәләр. Тау буена салынган ярым җимерек землянкага куалап кертәләр. Буйдан-буйга сузылган сәкегә урнаштыралар. Шәфифә апай бер таныш йөзне күреп ала. Бу Кече Әтнәнең Кадыйр абый була. Алар да шул поезд белән килгәннәр. Землянкада авылдашлар бер тирәгә урнашалар. Кадыйр абый белән Зөһрә апай да авылдашлары белән очрашуга куаналар. Кадыйр абыйларның да Мөхәммәт исемле 4 яшьлек малайлары бер тамчы суга тилмереп үлгән була. Шул көннән башлап, алар бер-берсенә таяныч булалар. Бу вакытта Фәхретдин җизни Казан төрмәсендә утыра. Төрмәдән чыккач аны да Магнитогорскига җибәрәләр. Бер бәхет кая барсаң да шул, анда да төрмәгә эләгә. Ташкичү авылында сабантуйлар батыры булган Насретдин малае Фәхретдин андагы газапларга чыдый алмый, авырып китә, иреккә чыккач вафат була.

Магниткада иң авыр эшләрдә төрмә тот­кын­нары белән сөрген­гә сө­релгәннәр эшли. Иң тирән котлованнарны кө­рәк, кәйлә белән алар казый. Мартен мичлә­рен болытларга кадәр алар күтәрә. Аркага кирпеч тө­яп, трап буенча йөзләгән хатын-кыз сәләмә киемнәре белән көн дә Уралның үзәккә үтәрлек салкын җилендә мартен мичен төзиләр. Шулар арасында ябык, хәлсез кечкенә генә буйлы Шәфифә апай да булган. Траптан менгәндә ялгыш таеп китсәң, котлованга очасың. Сине беркем дә эзләми. "Эшкә киткәндә көн дә ике сабыемны кочаклап, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын дип китә идем", - дип сөйли иде үзе. Гомер уза. Балалар да үсеп буйга җитәләр. Са­җидә кызын бик укымышлы егеткә кияүгә сорап киләләр. Гомере озын булмый, өченче баласын тапканда вафат була.

1956 ел. Шәфифә апайны сөргенгә җибәргәнгә дә 25 ел вакыт уза. Апайның туган якларына бик кайтасы килә. Улы Нургали килене Сания, оныклары белән Кече Әтнәгә Сабан туена кайту насыйп була. Тик кайт­кач та рәхәтләнеп туган җирдә туганнар белән ял итәргә Ходай язмый, авырып китә. Ташкичүгә бик барасы килгән иде, бара алмады. Магнитка газап­лары эзсез калмаган, 62 яшендә туган нигезендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев