Әтнә таңы

“БЕЗ КҮРГӘННӘРНЕ СЕЗГӘ КҮРЕРГӘ ЯЗМАСЫН!”

Районыбыз авылларында гомер кичерүче 90 һәм 95 яшьлек әбекәйләрне 1 июль көнне туган көннәре белән котладылар.

Июль аенда җиде әбекәйгә 90 яшь тула. Шуның бишесенең туган көннәре 1 июль көнне. Кызганыч, Югары Көек авылында гомер итеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәгән бер әбекәй 90 яшь тулырына бер-ике атна кала, бакый дөньяга күчкән. Ә менә Кече Әтнә, Өшкәтә, Түбән Көек, Иске Җогып авылларында яшәгән әбекәйләргә шатлыклы мизгелләрне күрергә насыйп булган. Аларның һәркайсына олуг юбилейлары уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм дә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук "Изгелек" халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, җирле үзидарә җитәкчеләре дә әбекәйләрне туган көннәре белән котладылар.

Кече Әтнә авылы. Туган авылында туып-үскән, тормыш авырлыкларының ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татыган Гөлсем Галимҗан кызы Сибагатуллинага 95 яшь тулган. Гөлсем әби тормышыннан зарланмый, нинди генә сорау бирсәң дә: "Репрессия чорларын, сугыш елларын үзегез дә укып беләсез, зарланып утырудан файда юк. Ул авырлыкларны мин генә түгел, ил белән күтәрдек. Инде илләребез тыныч булып, без күргәннәрне яшьләргә күрергә язмасын. Һәркемгә бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын", - дип изге теләкләрен җиткерде. Туган авылыннан, үзе әйткәндәй, бер генә тапкыр да читкә чыкмаган, биредә авыл егетенә тормышка чыгып, ике бала табып, аларны тәрбияләп үстереп, кызганычка каршы улы да, кызы да гүр иясе булганнар, бүгенге көндә килене Нурания, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. Хәзерге тормышның матурлыгына сокланып, "Бик бәхетле әби мин", - дия Гөлсем Галимҗан кызы.

Реклама

Иске Җогып авылы. Фәризә Закир кызы Фәйзуллина. Чыгышы белән күрше Мари Иле республикасыннан. 1947 елда Иске Җогып авылы егете белән гаилә кора. Тик тормыш иптәше Әхмәдияр белән җиде ел гына яшәп кала ул. Ике малай (бер улы гүр иясе булган инде), бер кызын ялгызы гына тәрбия­ләргә туры килә. "Гомер буе сыер асрадым. Ул вакытта кибеттән әйбер алу юк иде. Сыер савып, ашап-эчеп яшәдек. Аннары улларым бик әйбәт булдылар, эчеп кайтмадылар, шуңа да шушы яшькә кадәр яши алганмындыр мин. Бүгенге көндә картлык гомерем бик рәхәттә үтә", - дип Фәризә әбекәй һәркемгә изге теләкләрен юллап, үзен олылап искә алган җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Төп йортта дүрт буын гомер кичерә. Әбекәйнең улы Фәрит, килене Оркыя, оныгы Фәнис, аның тормыш иптәше Фәридә һәм оныкчыклары янында тормышына шөкерана кылып, көченнән килгәнчә гаиләдә ярдәмче булырга тырыша. "Бер дә тик тормый, бәрәңге әрчү, турау, тегү-ямау кебек эшләрдән өзелми", - ди аның хакында килене зур ихтирам белән.

Өшкәтә авылы. 4 бала табып, өч кызы һәм улы тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүче Сания Зәйнулла кызы Әхмәтхановага 90 яшь тулган. "Сугыш елларында авыл советында эшләдем. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр юлда йөрергә туры килде. Урып-җыю чорында ат белән басуга чыга идек. Аның әле атлары ач бит. Сөйли китсәң ышанмаслык хәлләр. Терлек асрар өчен азыкны бөртекләп җыеп әзерләдек, ә хәзер китереп бирәләр. Ятимлекне дә, ачлыкны да күрдем, Аллага шөкер. Ходай Тәгалә шушы матур тормышны да күрергә насыйп итте. Бик кадерле әби мин. Балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә гомер кичерәм. Сезгә дә, балалар, бәхетле картлыкны күрергә язсын", - дип тәмамлады ул сүзен.

Түбән Көек авылы. Маһиафтап Шәймәрдән кызы Фәйзиевага да - 90 яшь. Колхозда нинди эш бар, барысын да эшләгән Маһиафтап әбекәй. Бригадир хезмәтен дә башкарырга туры килгән аңа. Арчадан орлык ташырга да, урман кисү эше дә аның җилкәсе аша узган. "Сугыш вакытында, 1942 елда йортлары яна аларның. Менә анысы бик авыры булды", - дип искә алды әнисе сөйләгәннәрне улы. "Бөтен кешедәге авырлыклар аларда да булган", ди килене Суфия. Маһиафтап Шәймәрдан кызы бүгенге көндә улы Равил, килене Суфия тәрбия­сендә гомер кичерә.

Һәр әбекәйнең үз язмышы, үз тормышы. Әмма шунысы ихтирамга лаек, нинди михнәтләр кичерсәләр дә зарланмыйлар, Ходай Тәгалә күрергә насыйп иткән бүгенге тормышны күрә алуларына шатланып, балаларына, хәзерге буынга, "Без күргәннәрне күрер­гә язмасын иде", - дип кенә телиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: