Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлык барыннан да өстен

Район хакимияте каршында экстремистлык һәм террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Утырыш башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Нуриев җитәкчелегендә үтте.

Террорчылык һәм экстремистлык, бүгенге көндә, кешелекнең төп дошманы. Аны, гадәттә, төрле бәйрәмнәр, кеше күп җыелган җирдә оештыралар. Комиссия җитәкчесе дә якынлашучы Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бу проблемага ныклап игътибар итәргә чакырды. Утырышта катнашкан полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев үз чыгышында игътибар үзәгендә булырга тиешле объектларны санап узды. Биредә катнашкан авыл җирлекләренә эш күләме гаять зур булачак. Барыннан да бигрәк ул чараларның мөһим объектларга якын булмавы кирәк. Шунда ук янгын белән көрәш инструментлары да булырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле дә бу чараларның мөһимлеген ассызыклады. Шунда ук бәйрәм уңаеннан пиротехника сату, аны куллану буенча да сүз булды. Районда бер эшмәкәр сәүдәне туктатырга, аны сатудан алырга мәҗбүр булган. Исегезгә төшерәбез: моның өчен санкцияләр шактый җитди.

Кыскасы, бөтен дөньяда төрле экстремистлык, террорчылык агымнарының эшчәнлеге көчәю сәбәпле, аларга кршы көрәш, күзәтчелек чаралары да катгыйлана. Гаҗәпләнерлек берни дә юк. Ахыргы нәтиҗә буларак, күз алдында халык куркынычсызлыгы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев