Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз уңында...

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, хөкүмәтнең махсус карары нигезендә алып барылган клублар төзелеш хакында республика киңәшмәсе узды.

Видеоконференцияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 1 июнь мәгълүматларына караганда, республикада 897,2 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Шунысын әйтеп узарга кирәк, 2012 елның 4 ай нәтиҗәләре буенча торакларны куллануга тапшыру мәйданы күләме буенча - 785,7 мең квадрат метр, РФ субъектлары арасында Татарстан Республикасы 3 урынны яулады. Торак программасы күзлегеннән караганда, социаль ипотека программасы нигезендә - 162,9 мең квадрат метр (планның 35%ын тәшкил итә), индивидуаль торак төзелеше программасы буенча - 414,5 мең кв. м. (планның 40%ы), күпквартиралы торак төзелеше буенче - 313,5 мең кв.м. (планның 32%ы) кулланышка кергән.

Шулай ук ТР хөкүмәтенең махсус программа нигезендә баручы клуб төзелешләре дә телгә алынды. Экраннан мәдәният йортлары төзелешләрен күрсәткәндә, ТР Премьер министры Илдар Халиков, кайбер слайдларга кире кайтып, биналарны җиренә җиткереп төзергә кирәклегенә басым ясады. Кайсы гына төзелеш хакында сүз алып барылса да, сыйфатны да күз уңында тоту кирәклеге искәртеп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция