Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Квас эчәсегез килсә...

"Квас ипи кебек, беркайчан да туйдырмый", "Кәбестә ашын ит белән аша, булмаса, ипи белән квас эч" - бу рус халык мәкальләре. Мондый әйтемнәр һәр халыкта бар, димәк квас- борынгы эчемлек. Тик борынгылар кебек квас әзерләү бик мәшәкатьле эш. Күп вакыт без концентрат кулланабыз. Үзгәлек кертеп, берничә төрен ясап карагыз. Ипи...

"Квас ипи кебек, беркайчан да туйдырмый", "Кәбестә ашын ит белән аша, булмаса, ипи белән квас эч" - бу рус халык мәкальләре. Мондый әйтемнәр һәр халыкта бар, димәк квас- борынгы эчемлек. Тик борынгылар кебек квас әзерләү бик мәшәкатьле эш. Күп вакыт без концентрат кулланабыз. Үзгәлек кертеп, берничә төрен ясап карагыз.

Ипи квасы

1кг киптерелгән арыш ипие, 5 л су, 25 гр. бөтнек, 50 гр. йөзем, чүпрә, тәменчә шикәр комы алына.

Киптерелгән ипине кастрюль төбенә салыгыз, өстенә кайнар су коеп, 3-4 сәгать тотыгыз. Аннан соң сөзеп алыгыз да, чүпрә, шикәр комы, бөтнек салып, салфетка белән ябып, 5-6 сәгатькә әчергә куегыз. Өсте күбекләнә башлау белән, икенче мәртәбә сөзгәннән соң, берничә йөзем җимеше салынган шешәләргә тутырып, бөкеләгез. Шешәләрне салкын урынга яткырып куегыз, 2-3 көннән квас әзер.

Алма квасы

1кг антоновка алмасы, 100 гр. шикәр комы, 200 гр. бал, 30 гр. чүпрә, 1 чәй кашыгы төелгән корица, 4 литр су.

Бик зур булмаган кисәкләргә бүленгән алманы эмаль кострюльгә салып, өстенә салкын су коеп, кайнатып чыгарыгыз. Кострюльне уттан алып, алмаларны 2-3 сәгатькә төнәлергә калдырыгыз. Аннан соң марля аша сөзеп, шикәр комы, бал, чүпрә, корица өстәп, өстен тастымал белән каплап, караңгы урында әчетегез. 2-3 көннән соң, сөзеп, шешәләргә тутырыгызбөкеләп ябып, суыткычта тотыгыз.

Лимон квасы

4 л су, 500 гр. шикәр комы, 3 лимон, 60 гр. чүпрә, йөзем.

4 литр суны шикәр комы салып кайнатып суытыгыз, 3 лимонны сыгып суын, вак угычта уылган 2 лимонның кабыгын, чүпрә салыгыз. Әйбәтләп болгаткач, өчәр йөзем салынган шешәләргә тутырып әйбәтләп бөкеләгез, салкын урында тотарга кирәк. 3 көннән квас әзер.

Виктория җиләгеннән квас

750 гр. җиләк, 1 стакан су, 1 аш кашыгы бал, 4 бал кашыгы шикәр комы, 1 гр. лимон кислотасы, йөзем.

Ваграк, әмма өлгергән җиләкләрне юып, киптерергә. Чистартып эмаль кострюльгә тезеп, өстенә су салырга. Утка куеп, кайнап чыгуга уттан алырга, 10 минут тотканнан соң сөзәргә, бал, шикәр комы, лимон кислотасы өстәп, болгатырга, яңадан сөзеп, 2-3 йөзем салынган шешәгә тутырырга, шешә 7-10 см тулмаска тиеш. Бөкеләп, салкынга куярга. 7-10 көннән квас әзер була, әгәр өлгерүен тизләтәсегез килсә, ике көн җылы урынга куеп тора аласыз, аннан суыкка. Алай иткәндә дүрт көндә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев