Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кылганнары бары изгелек

Җәйнең иң ямьле, җанлы мизгеленең бар матурлыгын үзенә җыйган Надия Газим кызы бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлый. Ул Күәм авылының абруйлы гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Газим абый белән әнисе Маһирә апа берсеннән-берсе тырыш, намуслы, эшчән, туган җанлы 5 бала үстерәләр. Алар барысы да...

Җәйнең иң ямьле, җанлы мизгеленең бар матурлыгын үзенә җыйган Надия Газим кызы бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлый.
Ул Күәм авылының абруйлы гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Газим абый белән әнисе Маһирә апа берсеннән-берсе тырыш, намуслы, эшчән, туган җанлы 5 бала үстерәләр. Алар барысы да кечкенәдән белемгә омтыла. Үсеп җиткәч бишесе дә югары белемгә ия булалар, тормышта үз урыннарын табалар.
Надия укытучы булу хыялын тормышка ашыру өчен Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. 1979нчы елда институтны уңышлы тәмамлап, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли башлый. Үз эшен яратып, намус белән, бөтен күңелен биреп башкара. 5 ел эшләгәннән соң шушы ук техникум укытучысы һәм сәнгать җитәкчесе Шакиров Габделәхәткә (Иске Җогып авылы егете) тормышка чыга.
Күпләргә үрнәк булып торган бу тату гаиләдә кызлары Айсылу дөньяга килә. Искиткеч акыллы, тыйнак, чибәр кыз булып үсеп җитә. Мәктәпне иң яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан Энергетика Университетына укырга керә. Кызыл диплом алып укып чыга. Бүгенге көндә Казанда Татэнергосбыт акционерлык җәмгыятендә бухгалтер булып эшли.
Надия эшендә дә, тормышында да бик бәхетле. Надиянең сәләтен, тырышлыгын күреп, 1986 елда җитәкчелек аны читтән торып укыту бүлегенә методист итеп куя. Һәр нәрсәгә җитди, таләпчән, җавапчыл карашы аңа үз хезмәтен нәтиҗәле башкарырга ярдәм итә. Һәм ул 2003нче елда читтән торып уку бүлеге җитәкчесе, ә 2007нче елдан уку-укыту эшләре буенча техникум директоры урынбасары итеп билгеләнә һәм 2016 елга кадәр үз вазыйфасын уңышлы башкара. Ул коллективта, укытучылар, студентлар, ата-аналар, район халкы арасында зур авторитетка ия. Үтә дә тыйнаклыгы, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, тирән белеме белән күпләрне сокландыра. Хөкүмәтебез аны фидакарь хезмәтен Мактау Грамоталары белән билгеләп үтә. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрылыгы Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Әтнә район администрациясн тарафыннан "Казанның 1000 еллыгы" истәлегенә бирелгән медальне кадерләп саклый. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамотасына лаек була.
Үз эшенең остасы, дәрәҗәле хезмәт иясе, Надия Газим кызы беркайчан да җиңел юл эзләми. Сайлаган хезмәтенә тугры кала. Аның хезмәтен кенәгәсендә эш урыны турында бер генә юл - Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы. Техникумның 51 еллык тарихында тормыш иптәше Габделәхәтнең - 39 ел, Надиянең 38 ел эш стажы бар. Бу саннар үзләре генә дә гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, төпле, максатчан икәнен күрсәтеп тора. Халык ихтирамын яулап, үз хезмәтенең җитдилеген аңлап, үз-үзен аямыйча эшләү, һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле булу, вөҗданны юлдаш итеп яшәү Надия Газим кызына хас булган төп сыйфатлар.
Аңа алдагы тормышында да гел уңышлар юлдаш булсын. Гаилә бәхете, бала игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, сау-сәламәт, тигезлек белән озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев