Әтнә таңы

Кыр ромашкасы төнәтмәсе салкын тигәннән дәвалый, аллергиядән һәм йокысызлыктан булыша

Кыр ромашкасы чәчәгендә B, C, E, K витаминнары, эфир мае, дуплау матдәләре, каротин, глюкоза, салицил кислотасы бар. Аңардан ясалган төнәтмәләр аллергиягә, ялкынсынуга, салкын тигәнгә, йокысызлыкка каршы кулланыла, ул тирләтү, тынычландыру үзлегенә дә ия. Ромашка чәчәкләрен җиләс урында ачык һавада киптерергә һәм тукыма яки кәгазь капчыкларда сакларга кирәк. Тамак авыртканда түбәндәге...

Кыр ромашкасы чәчәгендә B, C, E, K витаминнары, эфир мае, дуплау матдәләре, каротин, глюкоза, салицил кислотасы бар. Аңардан ясалган төнәтмәләр аллергиягә, ялкынсынуга, салкын тигәнгә, йокысызлыкка каршы кулланыла, ул тирләтү, тынычландыру үзлегенә дә ия.

Ромашка чәчәкләрен җиләс урында ачык һавада киптерергә һәм тукыма яки кәгазь капчыкларда сакларга кирәк.

Тамак авыртканда түбәндәге төнәтмә кулланыгыз: икешәр чәй кашыгы кипкән ромашка чәчәге белән юкә чәчәген алабыз да өстенә 500 мл кайнар су салабыз. 30 минуттан артык төнәтергә кирәкми. Соңыннан сөзеп алып, шуның белән көненә өч-дүрт тапкыр тамакны чайкатабыз.
Артрит, артроз, ревматизмнан ванна: 3 литр суга 200 гр чимал салып, ут өстенә кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга ук, тазга бушатабыз һәм аякларны шуңа тыгып утырабыз.

Рецептны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

http://shahrikazan.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: