Әтнә таңы

Кырык бишнең кояшлы мае

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре, безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Куркыныч сугышка күпләп ир-егет алына. Бөтен авыр эш хатн-кыз, бала-чага, карт-коры өстенә кала....

Реклама

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре, безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Куркыныч сугышка күпләп ир-егет алына. Бөтен авыр эш хатн-кыз, бала-чага, карт-коры өстенә кала. Китүчеләрнең барысыда туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайталмый. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Китсәләр дә, алар кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йори капканы. Сугыш 20 миллионнан артык кешебезнең гомерен алды. Милионнап инвалидлар, ятимнәр, тол хатыннар, җимерек шәһәрләр, авыллар калдырылды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле - Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаять зур рухи көч һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Намусларына тап төшермәделәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батрылык, тиңдәсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган. Безнең авыл җирлегенән дә күпләп кеше фронтка киткән, аларның барысыда әйләнеп кайтмаган. Аларның бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Завод станоклары артында һәм колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәгелек дан! Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихында истәлекле дата нына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләнерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Без, кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбыз, бәйсезлегебезне һәм ь Тормышның үзен саклап һәм яклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез. Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен без монан 70 ел элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең илебезнең сугыш мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелән ышанабыз. Һәйкәл булып баса җиңүчеләр Һәйкәл булып баса батырлар, Ә батырлар,ике тапкыр үлми Җирдә алар мәңге балкырлар. Тал һәйкәлләр балкый тыныч кына, Өйрәнгәннәр алар тынлыкка, Һәйкәлләргә килик, гөлләр куек, Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: