Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырым турында

Кырым, бераз гына Кырым татарлары турында Үзем күргән, белгәннәрне генә бәян итәм, сәясәткә бик кагылмаска исәп. 1969 елның ноябреннән 1972 елның май ахырына кадәр Кырым ярым утравында хезмәт итәргә туры килде, дөресрәге, Севастополь шәһәрендәге хәрби диңгез флоты базасына беркетелгән «Напористый» исемле,эскадра мина йөртүче (миноносец) кораблендә. Шул ике ел ярымның ундүрт...

Кырым, бераз гына Кырым татарлары турында

Үзем күргән, белгәннәрне генә бәян итәм, сәясәткә бик кагылмаска исәп.

1969 елның ноябреннән 1972 елның май ахырына кадәр Кырым ярым утравында хезмәт итәргә туры килде, дөресрәге, Севастополь шәһәрендәге хәрби диңгез флоты базасына беркетелгән "Напористый" исемле,эскадра мина йөртүче (миноносец) кораблендә. Шул ике ел ярымның ундүрт айга якыны Урта диңгез, Атлантик океанда узды. 14 ай тоташка булса бик ялыктыргыч булыр иде. Өч мәртәбә Севастопольгә кайта-китә йөргәч, әллә ни ялыгырлык булмады. Ходай гомерне бирсә, корабль, диңгез - океаннар турында икенче мәртәбә, киңрәк тукталып язып чыгарга исәп.

Севастополь, татарча исеме Акъяр, 1969 елның ноябрендә безне үзенең җылы яңгыры белән каршы алды. Балтика флотыннан килгән бер вагон матросларны каршы алырга килгән мичманнар, ярты сәгать эчендә төрле корабльләргә бүлгәләп алып китеп бетерделәр. Вокзалдан мин хезмәт итәсе корабль ремонтта торган заводка җәяү тәпиләгән хәтердә калган. Бу шәһәр, дистәгә якын диңгез бухталары (култыклары) арасындагы, курган,калкулыкларга урнашкан. Җәмәгать транспорты шул курган - калкулыкларны әйләнеп уза. Шуңа күрә барасы җиреңә җәяүләп тизрәк барып җитәсең. Ул вакытта Севастополь СССРның иң чиста шәһәре санала иде. Соңрак бу шәһәрдә 90 еллар ахыры 2000 еллар башында берничә мәртәбә булырга туры килде. Шәһәр тоныкланган, яңа төзелешләр юк дәрәҗәсендә, иске корылмалар сипләү сорый, транспорт иске, күбесе совет заманыннан калган.Украина хөкүмәтенең шәһәргә, гомумән, Кырымга игътибар бирмәгәнлеге ярылып ята. Инде килеп, Кырым Россиягә кушылгач ни булыр? Тора- бара күрербез. Керчь күперен салгач бер барып карап кайтырга исәп бар.

 

Гадәттә без туктала торган Евпатория шәһәрендә дә шул ук хәл. Совет заманында гөрләп эшләп торган җитмешкә якын шифаханә, ял йортларының яртысы җимерек хәлдә. Кайберләренең хәтта каравылчылары да юк. Ял итәргә килгән халык, гадәттә, шәхси йортларга урнаша. Севастопольдән аермалы буларак, Евпаториядә шәхси йортлар күп төзелә. Күбесен Кырымга күченеп кайткан татарлар төзи. Кем ничек булдыра ала, шулай төзи. Араларында берничә катлы,хан сарайларына охшаган йортлар да бар. Шулар янында ярым- йорты төзелгән, түбәсе рубероид белән ябылган алачыклар да очрый. Татарларга җирне диңгез буеннан түгел, ә шәһәрдән берничә чакрым ераклыктагы даладан биргәннәр. Шул җир кишәрлекләрен алу өчен кайтырга җыенучы татарлар урындагы түрәләр белән дистә елга якын көрәш алып баргшаннар. Җәен палаткаларда яшәп, кышын землянкалар казып, тимер мичләр куеп кыш чыкканнар. Шуны күреп түрәләр: " Боларның кире китәр исәпләре юк икән", - дип җир кишәрлекләре бирә башлаганнар.Алары да әле. Билгеле бер күләмдәге ришвәт хисабына. Гомумән, Украинада миңа ришвәтчелек белән еш очрашырга туры килде. Бу күренеш чикне узганда башлана - юлда, һәр тукталышта. Шәһәрләрдәге хәлне таныш кырым татарлары сөйләве буенча беләм. Мондый хәл Украинада инде гадәти күренешкә әйләнгән.

Евпатория әллә ни зур шәһәр булмаса да, борынгы. Шәһәргә 2 мең 500 ел элек нигез салына. Татарча исеме - Кизләү. Кырымның көнбатыш ярына урнашкан. Бер ягы диңгез, ә калган ягы - дала. Симферопольгә таба барганда, унсигез чакрым ераклыкта, үзенең шифалы ләме белән даны еракларга таралган Саки шәһәре бар. Коену сезонында бу ике шәһәр арасы "кыргый" ял итүчеләр белән тула. Машиналарның, палаткаларның ниндие генә юк. Ашау- эчү үзләре белән, торак өчен түлисе юк. Көндез бер- берсеннән йөз адым чамасы ара калдырып, букча күтәргән, кулларына тавыш көчәйткечләр тоткан ризык сатучылар килә. Күбесе- Кырым татарлары. Ризыклары бик тәмле, артык кыйммәт тә түгел. Бу шәһәрләрдә сәнәгать оешмалары юк дәрәҗәсендә. Яшәгән халыкның күбесе ял итәргә килүчеләр хисабына көн күрә. Ял сезоны беткәч эш мәсьәләсе алга килеп баса. Халык янәшәдәге Симферопольгә Мәскәүгә, Себергә юл тота. Кырым татарлары бик әйбәт төзүчеләр. Ә төзүчеләргә Рәсәйдә, Украинадан аермалы буларак, кайда да эш бар.

Симферопольдә бүтән һөнәр ияләренә дә эш табып була. Совет чорында төзелгән сәнәгать оешмалары әлегә ябылып бетмәгән. Инде Рәсәйгә кушылгач бар куәтләренә эшли башларлар дип фаразлыйк. Без ел да тукталып кунак була торган йортның хуҗасы - Улия апаның улы да, кызы да семьялары белән Симферопольдә яшиләр. Әйтер идем, начар яшәмиләр. Тырышкан, эшләгән кеше беркайда да югалмый. Гомумән, кырым татарларының " каймагы" Акмәчет шәһәрендә яши. Симферопольнең элекке - татарча исеме шулай атала. Азмы - - күпме мөмкинчелеге булган татарлар шунда урнашырга тырыша. Севастопольдә даими яшәүче кырым татарлары юк дәрәҗәсендә. СССР вакытында, бу шәһәр ябык вакытта, шәһәргә татарларга даими яшәргә кертмәскә дигән ЦКның яшерен күрсәтмәсе булган. Бу күрсәтмәне үземнең мисалда татырга туры килә. 1972 елны, флотта хезмәт срогын тутыргач, Севастопольдә яшәп калу уем барлыгын белгәч, бер командирым : "Закиров, ты не обижайся! Татар в Севасстополе не пропишут", - диде. СССР таркалгач та бу күрсәтмә үзенең көчен югалтмаган күрәсең. Минем уйлавымча, бу шәһәргә татарларны керткән булсалар, алай тоныкланмас, яңа йортлар үсеп чыгар иде. Татар бит ул бар тапканын йорт- җиренә кертергә тырыша. Казан татарында гына түгел, кырым татарында да, Әчтерхан татарында да, нижгар, пенза мишәрләрендә дә шул гадәт. Себер татарларын әйтә алмыйм, анда булганым юк. Без - Казан татарлары ялкау халык түгел. Ә кырым татарлары безгә караганда ике мәртәбә тырыш. Кырымга, ял итәргә беренче барганда мин: " Бу халык йоклый микән, юк микән?"- дип уйлый идем. Ул елларда без яшәгән Исмаил - бей поселыгында төнлә дә эш тукталмады. Көндез өлгермәгән эшне ут яндырып төнлә башкаралар. Кырым авылларына кайтып урнашкан татарлар басуларыннан төнлә дә кайтмыйлар, шалаш корып шунда куналар. Мал - туар асрап көн күргән татар чегәннәре хайваннары белән даланың бер урыныннан икенче урынына күчеп яшиләр. Кыш ахырында - яз башында кыңрым тауларына кадәр барып җитәләр. Бу тауларны тикмәгә генә Яйла (Җәйләү) дип атамаганнар. Аларга ни өчен чегән кушаматы такканнар, анысын әйтә алмыйм. Чын чегәннәр белән бернинди уртаклыклары юк, югыйсә. Мөгаен, шлай күчмә тормыш алып барганга чегән дип атама такканнардыр. Алар шәһәрдә яшәгән татарларга караганда, телне күбрәк саклап калганнар, үзара татарча аралашалар. Шәһәрдәшләр рус - үзбәк - татарча катнаш сөйләшәләр. Ә яшьләре безнең Мәсәкү татарлары кебек, гомумән татарча сөйләшмиләр.

Алда телгә алып киткән Улия апаның сөйләгәннәре хәтердә калган. "Безне сөргәндә мин дүрт яшемдә идем. Кырымда яшәгәнне хәтерләмәсәм дә, юлда барганны бераз хәтерлим. Ашарга сорап елаганым исемдә. Айдан артык баргач чүлдә вагоннардан ташлап калдырдылар. Эссе, ашарга - эчәргә юк. Юлда килгәндә исән калганнарның күбесе шул чүлдә, эсселектән, ачтан үлделәр. Без ничек исән калганбыздыр, белмим?! Кырымда мул тормышта яшәгән әби- бабайларның бераз алтыннары булган. Шул алтыннарны яшереп алып килә алганнар. Шул алтыннар безне исән калдырган. Сугыш беткәч әти безне эзләп тапты. Ул бик таза, көрәшче кеше иде. Янәшәдәге кышлакта, үзбәк туйларында көрәшеп куйлар алып кайтканын хәтерлим. Ул кайткач безнең тамак туя башлады", - дип сөйләгән иде.

Улия апаларны вагоннан ташлап калдырган чүл Сәмәрканд шәһәреннән 70 чакрым ераклыкта булып, сугышта катнашканнарга бераз өстенлек бирә башлагач, алар Сәмәрканд шәһәренә күченәләр. Сәмәркандта Улия апа минем әтиемнең бертуган сеңлесе Рауза апа белән бергә пищевой техникумда укый. Бу уку йорты бик төпле белем биргән була, күрәсең. Рауза апа Сурхандарья өлкәсенең Термез шәһәрендәге төп банкында баш бухгалтер дәрәҗәсенә кадәр үсте. Улия апа Сәмәрканд өлкәченең облснабында баш тәэминатчыга кадәр күтәрелде. Алар гомер буе аралашып, дус булып яшәделәр. Бу дуслык буыннан- буынга күчеп, туганлык дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзер инде өченче буын булып аралашып яшибез.

1944 елның) 18 маенда Сталин күрсәтмәсе белән татарларны Кырымнан куу кырым татарлары тарихында иң зур фаҗига булды. Ул вакытта кырылган халыкның әле дә исәбен алып бетерә алганнары юк. Шуңадыр, алар Кырымның Рәсәйгә кушылуына бик мөкиббән китмәделәр. Иген иккән, яшелчә үстергән кырлыры сусыз калды. Халыкның ышанычын югалту гына бик ансат, кабат яулап алуы бик авыр. Кырым татарлары күргән фаҗигане бүтән беркайчан да, бер генә халыкка да күрсәтмәсен.

Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев