“Кыш бабай инде юлда...”
Россия Федераль суд приставларының Татарстан Республикасы идарәсене карары нигезендә 2 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр алиментлар эзләтү буенча акция игълан ителде. Акциянең исеме "Кыш бабай инде юлда - апиментларыңны түлә" ("Дед мороз уже в пути - алименты заплати") дип атала.
Акция барышында алимент түләргә тиешле гражданнар арасында проилактик әңгәмәләр, йорт-җирләре булганнарның мал)мөлкәтен тикшерү, алимент түләүдән качып йөрүчеләрне барлап, федераль эзләтүгә бирү планлаштырыла.
Тагын шунсын да искәртеп үтү кирәк, суд карары нигезендә аңлы рәвештә алимент түләмәүче, түләүдән качып яки эш урынын яшерүче гражданнар Россия җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр. Ә бу инде үз чиратында 1 елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшләтү, айга кадәр арест, 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү дигән сүз.
Шуны әйтәсе килә, гаиләгезне саклап кала алмаган очракта, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, алиментыгызны вакытында түләгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев