Кыш бабай Җөлби авылын да читләп үтмәгән
Узган ел клуб җимерек, дип яптылар. Быел да Яңа ел тамашасын күрмибез икән, дип уйлаган идек. Яңа елны олыбыз да, кечебез дә көтеп алабыз. Яшебез югарыга үрмәләсә дә, күңел гел бала-чага. Беренче чыршы бәйрәмен каршылаганым әле дә исемдә. 1945 елның декабрь ае иде ул. Әтием Бөек Ватан сугышыннан кайтуга, 5...
Узган ел клуб җимерек, дип яптылар. Быел да Яңа ел тамашасын күрмибез икән, дип уйлаган идек.
Яңа елны олыбыз да, кечебез дә көтеп алабыз. Яшебез югарыга үрмәләсә дә, күңел гел бала-чага. Беренче чыршы бәйрәмен каршылаганым әле дә исемдә. 1945 елның декабрь ае иде ул. Әтием Бөек Ватан сугышыннан кайтуга, 5 декабрьдә Югары Бәрәскә мәктәбенә директор булып билгеләнде. 28 декабрьдә әтием мине, җилкәсенә асып, ул вакытта мин Олы Өшкәтә башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфында укый идем, Югары Бәрәскә мәктәбенә алып килде. Зал уртасында кәгазь уенчыкларга төренеп зур чыршы утыра. Уенчыклар бар да кулдан эшләнгән. Кечкенә башмаклар, чабаталар, носки-бияләйләр... күп иде уенчыклар. Укытучылар бүлмәсендә укытучыларның бер төркеме Яңа ел бүләге тутыру өчен пакетлар ясаса, икенче олырак укытучылар борчак һәм солы оныннан камыр җәеп печенье ясыйлар. Хәзер нинди генә уенчыклар, тәм-томнар... бик бәхетле бүгенге балалар да, өлкәннәр дә. Рәхәт булган саен, рәхәтрәк кирәк.
Быел яңа елны көтеп алсак та, барырга җир булмас, дип борчылган идек. Яшьләребез РТС клубына йөреп, концертларда катнашалар. Клуб мөдире Сәлимә, сәнгать җитәкчесе Алсу яңа ел тамашасын Кече Әтнә клубында күрсәтә, дигәч, яшьләргә ияреп без дә киттек. Оныкларыбызның җырлауларын, биюләрен күрәсебез килде. Тамаша бик матур, күңелле үтте. Сәхнә артына Филсинә белән кереп, рәхмәт әйтүгә, Алсу:"Әйдә, сезгә дә барабыз", - димәсенме. "Клуб булмаса, көндез урамда куябыз", - диделәр егет-кызлар да. Филсинә тәкъдимне бик теләп кабул итте. Лотерея билетлары сатылды. Көне дә бик матур иде. Юлларыбызны киң итеп чистарттылар. Гаиләләре белән хәтта 90 яшьлек әби дә урындыкларга кадәр хәзерләп куйган. Капка төбендә чыршы бизәлгән. Музыка уйнап тора. 31 көнне 13 сәгатькә өч җиңел машина - Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән килеп, сәгатькә сузылган күңелле тамаша күрсәттеләр. Аны авылыбызның 70 кешесе карады. Авылыбыз егете, театр училищесында укыган Тәбрис Бузунов та бу тамашаны оештыручыларның берсе. Ә менә өлкән абыйсы Фәнис авылның иң өлкән, иң яшь кешесенә Яңа ел күчтәнәчләре- тортлар алып килгән. Күчтәнәчләр Гөләндәм апай белән 8 айлык Раниягә булды.
Безнең авылга шундый бәйрәм бүләк итүчеләрнең һәркайсына рәхмәтле без. Балаларның гына түгел, өлкәннәребезнең дә күңеле булды. Иртәнге сәгать 4кә кадәр музыка тавышы тынмады. Ел дәвамында шулай матур итеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.1600
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.1700
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45ЮВТ-24-Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал исемен сайладылар Телеканал республиканың нефть төбәгенә хәбәр ителәчәк.2600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:40Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Татмедиа» АҖ яңа телеканалны эшләтеп җибәрәчәк Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы үзләре уйлап таба.3300
-
20 гыйнвар 2021 - 10:10Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар алды Казанда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү күздә тотыла3100
-
20 гыйнвар 2021 - 08:35«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4200
-
20 гыйнвар 2021 - 07:50Бер көн эчендә меңгә якын татарстанлы коронавирустан прививка ясатты Республиканың күпчелеге вакцинацияләүнең беренче этабын гына узды.4800
-
19 гыйнвар 2021 - 20:20Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.9800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:03Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.12100
-
19 гыйнвар 2021 - 17:05Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен ана капиталын куллана алалар Авыл ипотека буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.6800
-
19 гыйнвар 2021 - 14:55Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте «Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.9700
-
19 гыйнвар 2021 - 14:402020 елда ТР алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.7900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.16100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.17800
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.35200
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.28300
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.25800
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.22500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика