Кышка "Баллы помидор" рецепты
Ябу өчен ваграк каты помидорлар сайлыйбыз. Продуктлар өч литрга туры китереп алына.100 грамм шикәр комы алырга кирәк, инде баллырак итәсегез килсә - 150 грамм итеп алыгыз. ИНГРЕДИЕНТлар помидор, 1,5 кг кишер, 1 шт. баллы борыч, 2 шт. сарымсак, 3 бүлем петрушка, 3 яфрак чили борычы, 1 шт. кара борыч, 15...
ИНГРЕДИЕНТлар
- помидор, 1,5 кг
- кишер, 1 шт.
- баллы борыч, 2 шт.
- сарымсак, 3 бүлем
- петрушка, 3 яфрак
- чили борычы, 1 шт.
- кара борыч, 15 штук
- тоз, 2 аш кашыгы
- шикәр комы, 4 а.к.
- уксус, 3 а.к. (9 %)
Әзерләү
-
Яшелчәләрне юабыз. Кишерне чистартып, түгәрәкләп кисәбез. Баллы борычны теләгәнчә кискәлибез. Орлыкларыннан яхшылап чистарту мөһим.
Банкаларны юып, яртылаш кайнар су салабыз һәм капкач белән каплап торабыз. -
Суны түгеп, банка төбенә петрушка ботагы, сарымсак, кара борыч, чили борычы, кишер түгәрәкләре салабыз.
-
Помидорланың өстен болгар борычы белән ныклап каплыйбыз. Кайнар су коеп, капкачын ябабыз. Су суынгач, аны кабаттан кәстрүлгә бушатабыз.Тоз һәм шикәр комы өстибез. Кайнатып чыгарабыз.Һәр банкага уксус өстибез. Өстенә кайнап чыккан суны коеп, банкаларны ябабыз. Әйләндереп, бер тәүлеккә калын әйбер белән төреп , алып куябыз. Кышка бер дигән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев