Әтнә таңы

Кышка мәдхия - "Әтнә таңы"

Кышка мәдхия Ап-ак кар кояш нурында Күңелләрне иркәли. Суык борынны чеметә, Кайтыгыз бар, өйгә, ди. Юк, кайтмыйбыз, текә тауда Тәгәрәшеп уйныйбыз, Саф һавада әүмәкләшеп Һич кенә дә туймыйбыз. Кышка мәдхия җырлыйлар Кызылтүшләр, чыпчыклар. Бу манзара тәэсиреннән Яшәрә карт-карчыклар. И ,гүзәл кыш,озакламый, Ак юрганың ачарсың. Күз яшьләрең түгә-түгә Безне ташлап качарсың...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: