Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы манзара

Үтә күренмәле сүрәтен җәй Тәрәзәдә язып калдырган. Кыш җитүгә калкып чыга анда Җәй сурәте ...көмеш карлардан. Ап-ак абагалар чәчәк ата. Яфраклары җилдә иелә. Җем-җем итеп кояш нурларында Акчәчәкләр күктән сибелә. Кышның карлы йомшак пумаласы Тиеп үткән хәтфә үләнгә. Әкияти бер матурлык иңгән Энҗе таҗ сибелгән келәмгә. Кышлар җитү белән тәрәзәдә...

Үтә күренмәле сүрәтен җәй
Тәрәзәдә язып калдырган.
Кыш җитүгә калкып чыга анда
Җәй сурәте ...көмеш карлардан.

Ап-ак абагалар чәчәк ата.
Яфраклары җилдә иелә.
Җем-җем итеп кояш нурларында
Акчәчәкләр күктән сибелә.

Кышның карлы йомшак пумаласы
Тиеп үткән хәтфә үләнгә.
Әкияти бер матурлык иңгән
Энҗе таҗ сибелгән келәмгә.

Кышлар җитү белән тәрәзәдә
Калкып чыга гаҗәп манзара.
Үтә күренмәле пыялада
Җәйләр калган - үзе маҗара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев