Әтнә таңы

Кышлау егете – төпле, төгәл , белемле

"Мәдәният мине тормышның ямен күрергә, икмәкнең тәмен, хатын-кызның кадерен белергә өйрәтте".

Тормышын мәдәният белән бәйләп, 25 ел гомерен аңа хезмәт итүгә багышлаган Радик Зарипов әнә шулай ди.

Аккан сулар кебек кеше гомерләре дә. Узып-агып киткәнен сизми дә каласың. Әмма эзсез үткән гомер түгел бу. Шушы вакыт эчендә Кышлау сәхнәсеннән әйтелгән һәр сүздә, һәр хәрәкәттә аның да өлеше бар. Бу турыда Радик әфәнденең үзе белән сөйләшәбез.

- Радик, эшли башлаган чорларыңны искә төшереп үтик әле...

- Армиядән кайтканнан соң, 1984 елда килдем мин бирегә эшкә. Элекке мәдәният йорты җитәкчесе Нургали Сафиуллин, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Фирая Сафина тәкъдиме белән. Читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесының режиссура бүлеген тәмамладым. Шуңа микән, театрга бик нык тартылам.

- Әйе, сез әзерләгән чыгышлар театраль элементлар белән бәйләнеп бара. Аерым спектакльләр белән дә чыгышлар ясыйсыз. Ә иң беренче сәхнәгә куйган спектаклегез истәме?

- Аны онытып буламы соң?! Сәет Кальметовның 3 пәрдәле, 7 күренешле "Уйланырсың, кодагый" комедиясе иде ул. 1990 елда без бу комедия белән 9 авылда чыгыш ясадык. Артистлары - гади авыл халкы. Хәбирә Закирова, Надия Абдуллина, Зөлфия Шакирова, Газинур Минһаҗев һәм башкалар катнашты анда. Шуннан соң Аяз Гыйләҗевнең "Көттереп искән җил", Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек", Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү", Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы", Фәнис яруллинның "Бер күрешү үзе бер гомер" спектакльләрен куйдык.

- Сезнең данлыклы "Кытаймас әбиләре" үзе бер сәхнә әсәре...

- Әйе, бу номерны әзерләү өчен төрле юмористик хикәяләрдән файдаландык. Өйрәнү дә көчле булды инде. Гөлсинә Ибраһимова, Фирая Сафина, Фидалия Зарипова үзләре дә әбиләр роленә җитди карадылар, ныклап әзерләнделәр.

- Үзешчәннәр дигәннән, концертта катнашу өчен аларны ничек тартасыз?

Реклама

- Һәр эшнең үз җае бар дигәндәй, һәр кешегә аерым якын килү кирәк. Тота-каба кереп кенә , "бүген клубка чык", дип тә әйтеп булмый бит әле. Берәр йомыш тапкан булып бер керәсең, сөйләштереп карыйсың. Гаиләле кешеләр бар, ничек тә көйләргә тырышасың инде.Урамнан теләсә-кемне җитәкләп алып кайтып булмый бит. Иң актив катнашучыларга Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырып, билгеләп үтәбез. Бу уңайдан һәрчак безгә ярдәмгә килгән "Таң" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллинга, авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакировага зур рәхмәтләребез. Кайсы яктан гына килсәң дә, беркайчан да каршы килмиләр.

Бу урында әңгәмәбезгә Радикның бертуганы,мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирова да кушыла:

- Мәктәп белән, балалар бакчасы белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Сабый чактан сәхнәдә йөргән яшьләребез бар. Әле дә ташламыйлар. Айрат Шакиров, Искәндәр һәм Илнар Габдрахмановлар,Илназ Нуриев, Рәзинә Шакирова, Рузия Зариповалар әнә шундыйлардан. Максатыбыз - мәдәниятне саклап калу, авыл халкын аңа тартып, шушы мәдәни мирасны югалтмый киләчәк буынга тапшыру. Шуңа да безнең өчен сабый бала да , 70 яшьлек бабай да бик кадерле.

- Радик ,сезне әле авылыгыз елъязмасын язучы буларак та беләбез. Фотога төшерү белән кайчан кызыксынып киттегез?

- Бу эш белән мин 20 еллап элек шөгыльләнә башладым. Мәчет, ферма тирәләре, авыл урамнары , кешеләр - минем өчен бар да кызыклы иде. Ул фотолардан төрле стендлар төзегәндә файдаландык, махсус альбомнар төзедек.

- Әйе, әйе, 2005 -2006 елларда район буенча узган КВН бәйгесендә, Кышлауның данлыклы "АББА" (Алмаз бөртекләренең блатной асылташлары) командасы чыгышлары вакытында шундый альбомнан кулланганыгыз истә. Гомумән, бу команда да, соңгы еллардагы "Кызган таба" командалары да көндәшләре арасында гел беренче урыннарда булды дип беләм.

- Ул гына да түгел, эшләгән дәвердә барлык мәдәни чараларда да катнашып, 1-2 урыннарны яулап килдек. "Иң үрнәк мәдәният учагы", "Авылым моңнары" , "Бирегез мәйдан" бәйгеләре лауреатлары булдык. Бездә ветераннарның "Кичке моңнар" ансамбле эшләп килә. Хәзер һәр авылда уза торган "Урам бәйрәмнәре" дә беренче тапкыр 90 елларда безнең Кышлау авылында узды. Хәтерлим әле, ул чакта 4 урамга 4 төрле темага әзерләнергә кушылды. Морҗа башыннан һәркем катнашты. Шыгрым тулы заллар җыела иде. Бәйрәмне яздырган диск авылдан-авылга йөрде.

- Эшләү чорында төрле җитәкчеләр булгандыр. Остазыгыз дип кемне атар идегез. Һәм бүген мәдәният йортына эшкә килгән яшьләргә 25 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган кеше буларак, нинди киңәш бирер идегез?

- Шул вакыт эчендә 8 җитәкче белән эшләргә насыйп булды. Төрле вакыт булгандыр, тик барысын да уңай яктан гына искә алам. Әлбәттә инде, Гомәр абый Мәрдановны остазым дип саныйм. Бик таләпчән иде, бөтен катлаулы мәсьәләләрне гел үзе хәл итте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Шулай ук, бүген район мәдәниятен җитәкләгән Азат Хәйретдинов, кадрлар бүлеге җитәкчесе Резеда Гәләветдинова безнең эшләгәнне күрә беләләр, авыр чакта ярдәмгә киләләр. Үзебезнең хезмәт коллективыбыз да бик тырыш, ярты сүздән аңлашабыз. Киңәшкә килгәндә, безнең эштә төгәллек бик мөһим. Намуслы, вөҗданлы булырга, халыкны хөрмәт итәргә, яратырга, хезмәтеңне яратырга, китап-газеталар белән кызыксынып барырга кирәк. Белемле булу кирәк, уку кирәк. Нәрсәнең-нәрсә икәнен аеру өчен, хәтта бераз психолог та булу кирәк. Чөнки кешеләр белән эшлисең. Мин үзем , нәрсә эшләсәм дә, биш өлешкә бүләм: кереш өлеш, төенләнеш, үсеш, югары нокта, чишелеш. Һәм бу миңа тормышта бик нык ярдәм итә.

Әнә шулай яши, эшли Кышлау мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Радик Зарипов. Төпле, белемле, һәр сүзен үлчәп әйтер. Гаиләсендә дә иң кадерле әти ул. Тормыш иптәше Фидалия ханым белән ике кыз, бер ул үстергәннәр. Олы кызлары Резеда, әтисе юлыннан китеп, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Казанда мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куя.Уллары Рөстәм, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, бүген Чечняда командировкада. Кече кызлары Рузия Әтнә техникумын тәмамлаган, Федераль университетка укырга керергә имтиханнар тапшырып йөри. Фидалия ханым үзе дә мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли, бар чарада да актив катнаша.

Алда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Аннан тыш һәр бәйрәмгә концертын әзерлисе, башка вак-төяге. Бию өйрәтер өчен хореограф кирәк. Хыяллар күп, тормышка ашырыр өчен теләк тә юк түгел. Яулыйсы үрләр алда әле. Уңыш кына һәрчак юлдаш булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: