Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлау мәктәбе балалары Әниләрен котлый

Хөрмәтле "Әтнә таңы" редакциясе хезмәткәрләре! Сезнең игътибарга Кышлау башлангыч мәктәбе укучыларының әниләргә багышланган язмаларын тәкъдим итәбез. Редакциядә эшләүче барлык әниләрне бәйрәм белән котыйбыз. Исәнлек, тынычлык, шатлыклы көннәр, иҗади уңышлар телибез. Изге сүз "Әни" дигән изге сүзне Гел - гел әйтәсем килә. Серле, җылы күз карашын Тоеп яшисем килә. "Әни" дигән...

Хөрмәтле "Әтнә таңы" редакциясе хезмәткәрләре! Сезнең игътибарга Кышлау башлангыч мәктәбе укучыларының әниләргә багышланган язмаларын тәкъдим итәбез. Редакциядә эшләүче барлык әниләрне бәйрәм белән котыйбыз. Исәнлек, тынычлык, шатлыклы көннәр, иҗади уңышлар телибез.

Изге сүз

"Әни" дигән изге сүзне

Гел - гел әйтәсем килә.

Серле, җылы күз карашын

Тоеп яшисем килә.

"Әни" дигән олы сүзне

Язам дәфтәр битендә.

Аңа булган олы хөрмәт

Яши күңел түрендә.

Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле

Булыйк без әниләргә.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телибез әниләргә!

2 нче сыйныф укучысы Галеев Руслан

Әнием

Минем әнием бигрәк булган.

Өлгерә бөтен эшкә:

Уа, юа, җыештыра,

Тырыша ул бар көчкә.

Назлы карашлары белән

Иркәли, сөя безне.

Җылы, татлы сүзе белән

Юата күңелебезне.

Әниемнең кочагында

Иркәләнәсе килә.

Әниемә һәр эшендә

Ярдәм итәсе килә.

3 нче сыйныф укучысы Галеев Шамил

Әни... Бу исем бик кадерле һәм якын. Минем әнием Шәйхиева Альбина Казанда кибеттә эшли. Әниемне ачык йөзле, ягымлы булганы өчен бик яраталар, хөрмәт итәләр. Буш вакытында әнием бәйләргә ярата. Мине матур киемнәр бәйләп сөендерә. Казанда эшләсә дә, әнием һәрвакыт минем сәламәтлегем, тәртибем, укуым белән кызыксынып тора. Аз гына буш вакыты булу белән авылга ашыга. Мин аның авылга кайтуын сагынып көтеп торам. Аны яхшы укуым белән сөендерергә тырышам. Мин әниемне бик яратам. Әнием озын гомерле булсын.

2 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Зәринә

Дөньяда иң газиз кешеләр - әниләр. Минем дә кадерле әнием бар. Аның исеме - Альмира. Ул почтада эшли. Авылыбыз кешеләренә газета-журналлар тарата. Өйдә әнием безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Аның тырышлыгы белән өебез һәрвакыт чиста, якты. Әнием гөлләр үстерергә ярата. Әниемнең күңел җылысын тоеп үскән төрле-төрле гөлләр өебезне бизәп тора. Әнием абыем белән мине тәртипле булырга, тырышып укырга өнди. Мин әниемне борчымаска, аннан үрнәк алырга тырышам. Әниемне чын күңелемнән Әниләр көне белән котлыйм. Аңа тазалык-саулык, тыныч көннәр телим. Мин әниемне бик яратам һәм хөрмәт итәм.

2 нче сыйныф укучысы Зарипова Рүзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев