Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлауда – «Авыл көне!- фоторепортаж

Кичә, 11 февраль көнне, Кышлау авылы үзәгендә "Авыл көне", икенче төрле әйтсәк авыл бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм өченче ел рәттән уздырыла биредә. Күз алдына җәйге сабантуйны китереп, аны кышка күчерү кирәк. Чынлап та кышкы сабантуй булды авылда. Ихлас бәйрәм, ясалма түгел. Авылның олысы-кечесе катнашкан әлеге чараны башкача бәяләп тә булмый....

Кичә, 11 февраль көнне, Кышлау авылы үзәгендә "Авыл көне", икенче төрле әйтсәк авыл бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм өченче ел рәттән уздырыла биредә. Күз алдына җәйге сабантуйны китереп, аны кышка күчерү кирәк. Чынлап та кышкы сабантуй булды авылда. Ихлас бәйрәм, ясалма түгел. Авылның олысы-кечесе катнашкан әлеге чараны башкача бәяләп тә булмый. Чиләкләп кар ташу, бер-береңне чанада тартып йөрү, шакмак җыю...- нинди генә уйналмаган уен төре калды икән. Авыл кешесенең вакыты да юк кебек, мондый бәйрәмнәр аңа ят та шикелле...- читтән караганда шулай. Тик авыл халкы үзенең яшәеше, активлыгы, бердәмлеге белән сокландыра да, гаҗәпләндерә дә белә.

Көн тәртибендә төрле спорт уеннары белән авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт номерлары да башкарыла. Пылавы пешә, коймагы, чыжлый, самавыры кайный... - һәм болар барысы да бушлай.

- "Таң" хуҗалыгыбызның эше гөрләп барсын, иганәчесе ул...- диләр оештыруга күп көч куйган авыл автивистлары. Мәдәнияткә дә, авыл җирлегенә дә эш җитә мондый очракта. Нәтиҗәсе сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев