Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлауда да кышкы лагерь эшләде

2 нче гыйнвардан 8енә кадәр мәктәп яны лагерьлары эшләде. Без "Кар бөртекләре" кышкы лагеренда 10 бала ял иттек. Автобус белән Кырлайга сәяхәткә бардык. Г.Тукай музеенда, Татарстан Кыш бабаеның резиденциясендә булдык. Әтнәдәге Боз шәһәрчегенә тау шуарга бардык, авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштык. Истәлекләрне рәсем дәфтәре битләрендә сурәтләдек. Кыскасы, кышкы каникулыбыз...

2 нче гыйнвардан 8енә кадәр мәктәп яны лагерьлары эшләде. Без "Кар бөртекләре" кышкы лагеренда 10 бала ял иттек. Автобус белән Кырлайга сәяхәткә бардык. Г.Тукай музеенда, Татарстан Кыш бабаеның резиденциясендә булдык. Әтнәдәге Боз шәһәрчегенә тау шуарга бардык, авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштык. Истәлекләрне рәсем дәфтәре битләрендә сурәтләдек. Кыскасы, кышкы каникулыбыз күңелле һәм файдалы үтте. Безнең ялыбызны оештырган Гөлназ, Алсу, Гөлнара, Алия һәм Нурсөя апаларга зур рәхмәт!

Күңелле итеп ял иттек

Мәктәптәге лагерьда.

Шатланып төштек без анда

Иптәшләр белән көн дә.

Данил, Даил белән бергә

Катнаштык бәйгеләрдә.

Дуслар белән бергә булгач,

Күңелле булды монда.

Бу лагерьда бик шәп булды

Сәламәтлек ныгыттык.

Рәхмәт әйтәм апаларга,

Бик тә әйбәт ял иттек.

Инде менә таралабыз -

Бүген актык көнебез.

Хушлашабыз лагерь белән:

  • Хуш, сау бул, лагеребыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев