Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлауда – "Кыш бабай" призлар өләште

Кышлау авылы мәдәният йортында "Кыш бабай" призына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе булып узды. Бу бәйрәм инде традициягә әйләнеп быел бишенче тапкыр үтте. Шундый юмарт Кыш бабай кем дисезме? Елдагыча - "Таң" күмәк хуҗалыгы . Сабыйлар өчен шундый матур бәйрәмне алар оештырган. Әтнәнең һәр мәктәбеннән генә көрәшче егетләрне җыелмаган, күрше Мари...

Кышлау авылы мәдәният йортында "Кыш бабай" призына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе булып узды. Бу бәйрәм инде традициягә әйләнеп быел бишенче тапкыр үтте.

Шундый юмарт Кыш бабай кем дисезме? Елдагыча - "Таң" күмәк хуҗалыгы . Сабыйлар өчен шундый матур бәйрәмне алар оештырган. Әтнәнең һәр мәктәбеннән генә көрәшче егетләрне җыелмаган, күрше Мари Иленең Бәрәңге, Морки район үзәкләреннән дә, Биектаудан да кунаклар бар. 2001 нче елгылар һәм яшьрәкләр.Барысы - 85 бала. Урын алучыларга гына түгел, бүләкләрне Кыш бабай һәр катнашкан балага әзерләгән. Бәйгедә катнашучы иң яшь көрәшчегә махсус бүләк. Судьялар - Әтнә спорт мәктәбенең көрәшкә өйрәтүче тренерлары - Динар Зиннәтуллин һәм Салават Мөхетдинов. Бу яшь егет Балтачтан, авыл хуҗалыгы техникумында укый. Көрәшүчеләрнең осталыгын шул ук спорт мәктәбеннән Фаил Гәрәев белән Марат Гыйниятов бәяләде. Көрәш барлыгы 10 авырлыкта үтте. Мәкаләнең тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев