Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлауда мәйданчыклар булачак

ТРның утыздан артык эшләп торган максатчан программалары нигезендә районыбыз авыллары бүген юллы, сулы, ФАПлы, мәдәният йортлы... булды. Әле моннан тыш мәйданчыклар төзү дә бар. Парклар төзелеше, балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары күп авылларның төшләренә дә керми иде. Ә хәзер болар чынбарлык, күргәч ышандык. Менә шундый мәйданчыклар - балалар һәм спорт мәйданчыгы...

ТРның утыздан артык эшләп торган максатчан программалары нигезендә районыбыз авыллары бүген юллы, сулы, ФАПлы, мәдәният йортлы... булды. Әле моннан тыш мәйданчыклар төзү дә бар. Парклар төзелеше, балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары күп авылларның төшләренә дә керми иде. Ә хәзер болар чынбарлык, күргәч ышандык.

Менә шундый мәйданчыклар - балалар һәм спорт мәйданчыгы - Кышлау авыл җирлегенең үзәгендә - Кышлауның үзендә булачак.

Ә хәзерге вакытта бу мәйданчыкларга урыннар әзерләү белән мәшгуль алар.

- Балалар мәйданчыгы өчен мәдәният йорты каршында урын калдырган идек без. Бер өлеше шунда, икенче өлеше хоккей мәйданчыгы янәшәсендә булыр, дип торабыз. Ә спорт мәйданчыгы иске авыл җирлеге бинасы урынында булачак. Менә бу урыннарны җыештырып, җимерәсен җимереп, сүтәсен сүтеп, агачларын кисеп, коймаларын алып, спорт мәйданчыгы урнаштырырлык итеп әзерләргә кирәк булачак. Әлеге вакытта документларын эшләү белән шөгыльләнәбез...- ди Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова.

Документы тиешле тәртиптә булмаса, бернәрсә дә булмый торган заман икәнлеге мәгълүм. Эш башлар өчен дә шул җирнең документы синең хуҗа икәнлеген раслау кирәк.

- Кеше җиргә игътибарлы булсын иде. Казык какканчы рөхсәт сорарга кирәк. Әгәр документың тәртиптә булмый икән, ул "Захват земли" булып тора. Җир документың тәртиптә булса гына төзеп була...- ди Рәхинә ханым.

Документлар тәртипкә китерелеп бетү белән эш башларбыз, дип торалар алар. Күрергә насыйп булсын.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев