Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлаулар йоклап ятмый - "Әтнә таңы"

Референдум кабат узды Авылны макта, шәһәрдә тор, гыйбарәсе юкка гына әйтелмәгәндер инде. Замана технологияләре алга китсә дә, дөньякүләм яңалыклар тормышыбызга үтеп кереп, яшәү рәвешебезне 180 градуска үзгәртсә дә, авыл халкын борчыган юл, су мәсьәләләре һаман да бар. Әлеге мәсьәләләрне бер генә кеше хәл итеп тә бетерә алмый, иң беренче чиратта...

Референдум кабат узды

Авылны макта, шәһәрдә тор, гыйбарәсе юкка гына әйтелмәгәндер инде.

Замана технологияләре алга китсә дә, дөньякүләм яңалыклар тормышыбызга үтеп кереп, яшәү рәвешебезне 180 градуска үзгәртсә дә, авыл халкын борчыган юл, су мәсьәләләре һаман да бар. Әлеге мәсьәләләрне бер генә кеше хәл итеп тә бетерә алмый, иң беренче чиратта җирлектә яшәүчеләрнең сине аңлавы, ниндидер эшкә җиң сызганып тотынганда, бердәм булып хуплавы да кирәк. Кышлау авыл җирлеге җитәкчесе Рәхинә Шакированы да үаара салым буенча икенче тапкыр референдум уздыруга тотынуы да җирлек халкының тәкъдиме белән эшләнә.

Узган елны авыл җирлекләрендә узган референдум сайлаулары турында һәркем хәбәрдар. Ә менә Кышлау авыл җирлеге агымдагы елда да уздырды референдумны. Рәхинә апа Шакирова беләнә сөйләшүебез дә нәкъ менә шул хакта. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, узган ел үзара салым суммасы 200 сум булса, быел аны 500 сум иткәннәр. Тагын шунысын да әйтү урынлы булыр, үзара салым сайлау рәвешендә тавышка куела, анда 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Һәм дә бер сумга дүрт сум күләмендә республика ярдәме дә каралган.

  • Кышлау авыл җирлегенә өч авыл керә. Кышлау, Кызыл Утар һәм Яңа Өҗем авыллары. Җирлектә беренче референдум узган ел 15 июнь көнне узды. Яңа Өҗем авылыннан 44 кешедән 8800 сум акча җыйналып, республика бюджетыннан 35 мең 200 сум акча керде. Халык белән сөйләшеп, әлеге акчаны зират ремонтына тоттык. Яңа Өҗем авылы зиратының 130 метр өлешен яңарттык, тимер баганалар куйдык. Бу акча гына җитмәде, авыл советы бюджетыннан да акча керде. Кызыл Утар авылында 71 кешедән 14 мең 200 сум акча җыелып, республика бюджетыннан 55 мең 800 сум акча керде. Акчалар таш алып кайтуга тотылды. Кышлауда 260 кешедән 52 мең сум акча җыйналды, 209 мең республика бюджетыннан. Шуның 156 меңе зират ремонтына тотылды, 53 меңенә таш алынды. Җыелган акчаларны һәр авылныкын үзенә тотырга дип сөйләштек. Кышлауныкы мәктәп янындагы тауга, Кызыл Утарныкы Яңа Өҗемнән әлеге авылга төшкән тауга куллану планлаштырылды.
  • Икенче тапкыр үткәрүгә ничек җөрьәт иттегез?
  • Язманы тулырак итеп "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев