Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыяр-кыймас...– “Әтнә таңы”

Кыяр-кыймас кына ишек кактың. Бусагамнан кыймый атладың. Шул мизгелне инде ничә еллар Күңелемнән кат-кат ятладым. Кыяр-кыймас төшләремә кердең, Сүз кушарга никтер кыймадың... Күреп туймый нигә уяндым дип, Үз җанымны үзем кыйнадым. Кыяр-кыймас янәшәмнән бардың, Зилзиләләр җанны ертканда. Берни дәшми генә кулың суздың Усал җилләр төртеп еккканда. Кыяр-кыймас китеп югалдың син,...

Кыяр-кыймас кына ишек кактың.

Бусагамнан кыймый атладың.

Шул мизгелне инде ничә еллар

Күңелемнән кат-кат ятладым.

Кыяр-кыймас төшләремә кердең,

Сүз кушарга никтер кыймадың...

Күреп туймый нигә уяндым дип,

Үз җанымны үзем кыйнадым.

Кыяр-кыймас янәшәмнән бардың,

Зилзиләләр җанны ертканда.

Берни дәшми генә кулың суздың

Усал җилләр төртеп еккканда.

Кыяр-кыймас китеп югалдың син,

Чоңгылларны уздым дигәндә.

Туктатырга никтер кыймый калдым -

Хисләр инде күптән йөгәндә.

Кыяр-кыймас син бер юлыма чык,

Күзләремә кара кыюсыз.

Гомер ызанында табышмасак,

Яшәргә дә кыймам сөюсез.

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев