Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кызганганны яратмыйм" - "Әтнә таңы"

ллә нинди зур эшләр бе­лән шөгыльләнмәсәләр дә, яшәү рәвеше, кылган изгелеге, үҗәтлекләре белән башкаларга үрнәк булырдай кешеләр бар. Тормышны яраткан, һәр аткан таңга сөенгән, янып торган күзле Лилия Баишева белән таныштырасым килә. Аны Чишмәдә (Башкортстан, Чишмә районы үзәге) белмәгәннәр юк. Ул барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә, мөмкинлекләре чикле булуына карамастан,...

ллә нинди зур эшләр бе­лән шөгыльләнмәсәләр дә, яшәү рәвеше, кылган изгелеге, үҗәтлекләре белән башкаларга үрнәк булырдай кешеләр бар. Тормышны яраткан, һәр аткан таңга сөенгән, янып торган күзле Лилия Баишева белән таныштырасым килә. Аны Чишмәдә (Башкортстан, Чишмә районы үзәге) белмәгәннәр юк. Ул барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә, мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

«Жәлләмәгез мине!»

Ходай Тәгалә аны шундый итеп яраткан, алдына зур сынаулар куйган. Ә бу сынаулар аңа бер кыенлык та тудырмый кебек, ул башкалардан аерылмый бит. Лилия күп сөйләшергә яратса да, оялчанрак. Бер теләге бар - аны жәлләмәскә. Күзләремә яшь тулган саен, ул: «Бар да әйбәт бит», - дип, әңгәмәне позитив нотага алып кайтты.

Гаиләдә бала туу - көтеп алган һәм шатлыклы мизгел. 8 ай буена Зәлия бәхетле киләчәгенә планнар кора: сабыем туар, балалар бакчасына китәр, аннары - мәктәпкә, ә әтисе белән без ул бәхетле булыр өчен барын да эшләячәкбез... Янгировлар гаиләсе алдан берни дә сизми: яшьләр, бер-берсенә гашыйклар һәм бәхетлеләр.

Тормышлары тулаем түгәрәк кенә буласы иде дә соң. Әмма кызлары сәламәт булып туа алмый. Ул гомерлеккә инвалид креслосында гына утырырга дучар...



«Ни өчен?» - дигән сорау әни кешегә 27 ел инде тынгы бирми. Үзенең ярдәмсез баласын күреп, кайгылы ананың яшьләреннән дә ачырак яшьләр бар микән? Тормыш үзеннән-үзе көрәшкә әверелә. Көрәшнең максаты - кызының балачагын бәхетле итү. Зәлия бирешми: һава торышы нинди булуына карамастан, иртә таңнан беренче электричкага утырып, Чишмәдән Уфага табиблар янына йөри. Иртәнге алтыда инде вокзалда булганнар. Авыр заманалар: автобуслар җүнләп йөрми, таксилар да юк, шәхси машина да ул елларда санаулы кешеләрдә генә... Табиблар баланың сәламәтлеге өчен көченнән килгәнчә көрәшә: көн дә гипс салалар, массаж ясыйлар. Әмма әни кеше көткән могҗиза булмый. Икенче елга ул баласы белән тикшеренергә Ленинградның педиатрия институтына барырга мәҗбүр була. Әмма анда да табиблардан оптимистик хәбәр ишетмиләр. Күңелендә өмет һәрчак яши: табибларга йөрүен туктатмый, Мәскәүгә да хатлар яза. Аннан: «Яшәгән урыныгыз буенча дәваланыгыз», - дип кенә җавап килә.

Әти-әни кешенең кайгысының чиге булмый. Әмма тормыш дәвам итә! Андый балаларның күбесен әниләре ялгыз гына тәрбияли, аталары исә авыру кыз һәм уллары туу һәм аларны тәрбияләү белән бәйле җитди проблемалардан куркып, гаиләләрдән качалар. Шунысы шатлыклы: Янгировлар гаиләсе кайгы белән бергә көрәшә.

Лилия үсә, йөри алмаса да, акыл, зиһен ягыннан ул башкаларга караганда да өлгеррәк! Бала хәзер барын да аңлый, димәк, күз яшьләрен дә аңа күрсәтергә ярамый. Нишлисең, мондый тормыш рәвешенә күнегергә кирәк. Тиздән Лилия беренче сыйныфка «бара». Чишмә гимназиясе укытучылары аңа өйгә килеп белем бирә. Тырыш кыз гел «5»ле билгеләренә генә укый. Лилиядә һәрчак яңалыкка омтылыш, нәрсәгә булса да өйрәнү теләге яши. Бу сыйфатын күреп, әнисе 9 яшендә Пионерлар йорты каршында эшләп килүче бәйләм түгәрәгенә бирә.

Лилия кечкенә чагыннан ук матурлыкка омтылып яши. Тәүдә ул Барби курчакларына киемнәр ­бәйли. Ә аннары йорт кирәк-ярак­ларына тотына. Аш-су салфеткалары, чигелгән картиналары - күз явын алырлык. Тиздән якыннарын үзе бәйләгән кофталар, шәлләр, оекбашлар белән сөендерә башлый. Баштарак кул эшләрен бүләк өчен генә әзерләгән булса, тиз арада таныш-белешләр Лилия­гә заказ ясый башлый. Яраткан шөгыле белән баласының акча эшләве әни кешене сөендерми калмый.

Хыял

11 ел узганнан соң гына Зәлия ханым икенчегә бәби алып кайтырга батырчылык итә. Руслан сау-сәламәт булып туа. Апасы белән алар бик дуслар. Лилия Руслан өчен әнисенә бик рәхмәтле, ансыз тормышын күз алдына да китерә алмый. Апасына булган ярдәме чиксез.
- Русланга нибары биш яшь иде. Лилия белән хастаханәгә барырга җыенабыз. Шунда ул тәүге тапкыр апасының аякларына ныклап карады һәм аларны үбә башлады. «Әни, табибларга әйт әле, апаның аякларын турайтсыннар иде, бергәләп уйнар идек», - диде улым. Күзләремә яшь тулды, - ди Зәлия.

Руслан кечкенәдән хирург булырга хыяллана. Хәзер аңа 16 яшь һәм теләгенә әле дә тугры кала: медицина институтына укырга кермәкче. «Апам, мин сине аягыңа бастырачакмын», - ди ул. Бүген ул 10нчы сыйныфта укый. Буш вакытында биюләр белән шөгыльләнә.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Лилия югары уку йортына укырга керә. Кечкенәдән үк хокук белгече булырга хыяллана һәм моны тормышка ашыра да.

- Мине законнар һәм тормышта аларның ничек үтәлеше кызыксындыра. Мин дә аларны үз тормышымда кулланып, үзем кебек үк, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итмәкчемен, - ди.

Лилия бер урында гына утыра торган кеше түгел. Тиздән ул кул эшенең башка төрен үзләштерә - сәйләннән матур муенсалар үрә, чәчәкләр ясый. Сәнгатьтәге яңа юнәлеш - комда рәсем ясау да аны битараф калдырмый. Моның нечкәлекләренә төшенергә, матур итеп рәсем ясау курсларын үтәргә Анапа шәһәренә, билгеле укытучы Виктория Пархоменкога бара.

- Җиңелдән булмады, әмма иң мөһиме - теләк бар иде. Ком анимациясендә ялгышырга хакың юк. Композицияң уңышлы барып чыксын дисәң, бар вак-төякләренә кадәр алдан ук уйларга кирәк, -ди Лилия.

Мәхәббәт

Лилиянең үҗәтлегенә сокланмый мөмкин түгел! Институтта уку, яраткан эшләре белән шөгыльләнүне дәвам итү белән беррәттән «права»га да укый. Менә дигән итеп имтиханнарны тапшыра һәм бүген үзенең машинасында җилдерә! Уфа урамнарында ориентир табу кыенрак, гел адашырмын кебек, ди, әмма Чишмәдә кайда кирәк, шунда үзе барып, үз мәшәкатьләрен үз җилкәсенә ала. Бу яктан ул бик мобиль.

Лилиянең яшәү рәвеше башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый дисәң дә була. Ул кияүгә дә чыга. Булачак хатынының фотосурәтен Азат газета битендә күрә. Анда тиктормас Лилиягә багышланган язма булган. Аның төпсез күзләренә шундук гашыйк булган! Очрашуга Азат лилияләр гөлләмәсе белән килә. Мәхәббәтләре җаваплы була һәм өч ел очрашып йөргәннән соң, туй гөрләтәләр.

Тиздән кыш җитә, бүген Лилия баш киемнәре бәйләү белән мәшгуль. Заказлары бик күп. Зәвыклы һәм матур бәйләнгән баш киемен барысының да киясе килә. Үзе эшләп алган акчаны да ул якыннарына сарыф итә. Бүләкләр алу аның өчен иң күңеллесе.

Көрәшергә кирәк

Лилиянең әнисенә әйләнеп кайтыйк әле. Зәлия ханым алдында тормыш нинди генә авырлыклар куйса да, аның йөзендә бәхет чаткысы сүнми. Ул бәхетле хатын-кыз! Аның сөйкемле балалары, яраткан ире бар. Андагы түземлек, чыдамлык һәм оптимистик рухка көнләшеп карарсың!
- Кызым булганына мин бик бәхетле! Барлык серләремне, борчуларымны аңы гына сөйли алам. Аның акыллы киңәшләреннән башка нишләр идем микән?!

Лилия белән Азат әле берсенең әти-әнисендә, әле икенчеләрендә яши. Хуҗабикә ялт итеп йортын да җыештыра, телеңне йотарлык итеп ашарга да пешерә. Юк, тормышка үпкә саклый торганнардан түгел ул!

- Иң мөһиме - янымда әти-әнием, дәү әнием, дәү әтием, Руслан энем һәм мине яраткан Азатым. Янәшәмдәге кешеләрнең терәк булуы миңа көч бирә. Кызганган кешеләрне яратмыйм. Булганына шөкер итеп яшим. Минем кебек кешеләргә бер генә теләгем бар - беркайчан да күңелегезне төшермәгез, алга таба яшәргә көч табып, тормышның кадерен белеп яшәгез. Тормыштагы күңелсезлекләрне генә уйлап утырсаң, үзеннән-үзе эшләрең уңмый башлый, - ди ул.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев