Кызык иткән Кыш бабай
Кызык иткән Кыш бабай Бигрәк кызык кыш көне- Чаңгы-чана шуганда. Беркөнне Кыш бабаебыз Кызык иткән шулай да: Җиргә кар көрте өйгән, Биек таулар ясаган- Актырнак оясыннан Чыгар сукмак тапмаган... Әйлән-бәйлән уйныйбыз! Кыш бабай белән Кар кызы Килә безгә кунакка. Күп-күп күчтәнәчләрен Алып килә бүләккә. Яңа елда Кыш бабайга Шигырьләр дә...
Кызык иткән Кыш бабай
Бигрәк кызык кыш көне-
Чаңгы-чана шуганда.
Беркөнне Кыш бабаебыз
Кызык иткән шулай да:
Җиргә кар көрте өйгән,
Биек таулар ясаган-
Актырнак оясыннан
Чыгар сукмак тапмаган...
Әйлән-бәйлән уйныйбыз!
Кыш бабай белән Кар кызы
Килә безгә кунакка.
Күп-күп күчтәнәчләрен
Алып килә бүләккә.
Яңа елда Кыш бабайга
Шигырьләр дә сөйлибез.
Чыршы әйләнәсендә
Әйлән-бәйлән уйныйбыз!
Гөлинә ХӘКИМОВА,
Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы
Яңа ел килә!
Ак бураннар белән бөтерелеп,
Җир өстенә Яңа ел килә.
Ак карларга басып салмак кына,
Шыгыр-шыгыр атлап килә ул.
Чыршы тирәсендә, түгәрәктә,
Шатланыша, көлә балалар.
Керфек очларына кунып эри,
Ак мамыктай яуган ак карлар
Бәхет, шатлык белән тула
Яңа елның һәрбер кичләре!
Ап-ак карлар кебек бөтерелә,
Күңелләрдә шатлык хисләре.
Рифат ХӨСНЕТДИНОВ,
Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев