Әтнә таңы

Кызыл Утарга да юл бар

Кичәге буранны район үзәгеннән читтә урнашкан авыллар ничек кичердегез, кар астында калмадыгызмы, дип сорашып утырам. Калмаганнар икән, Кышлау авыл җирлегенә кергән Кызыл Утарга да юл бар, диделәр. "Иске Өҗемгә дә бар, Аллага шөкер", - дип өстәделәр. "Гөрләп яшәп ятабыз, авыл белән коймаклар ашап, кайнар чәйләр эчеп, Иске елны озатып җибәрдек,...

Кичәге буранны район үзәгеннән читтә урнашкан авыллар ничек кичердегез, кар астында калмадыгызмы, дип сорашып утырам. Калмаганнар икән, Кышлау авыл җирлегенә кергән Кызыл Утарга да юл бар, диделәр. "Иске Өҗемгә дә бар, Аллага шөкер", - дип өстәделәр. "Гөрләп яшәп ятабыз, авыл белән коймаклар ашап, кайнар чәйләр эчеп, Иске елны озатып җибәрдек, бар да яхшы", - дип сөендерлеләр утарлылар.

Реклама

Бактачы авылы да юлсыз калмаган. "Безнең Күлле Киме мәктәбендә Бактачыдан 1 бала укый, әтисе алып төшеп йөри. Юлы бар, Яңа Бәрәскәдән дә килеп йөриләр", дип шатландырдылар укытучылар. "Башка авылларга да юл ачтык, авыл башына кадәр юллар бар",- диләр юл хезмәткәрләре.

Сүрия Мингатина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: