Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көймә йөздердегезме әле?

Менә бу көймә йөздергән Яңа Әтнә авылы балаларына карагач, балачак исегезгә төшәр. Төштеме? Кемдә нинди хатирәләр кузгалды, язгы ташу суында теләк теләп көймә җибәрсәң, теләкләр тормышка аша. Язгы ташу вакытында тоткан балыкны ашасаң, авырту китә... Язын кайткан казларны күргәч, салам җыя идек, өйдә басып утырган каз астына салсаң, бәбиләре күп...

Менә бу көймә йөздергән Яңа Әтнә авылы балаларына карагач, балачак исегезгә төшәр. Төштеме? Кемдә нинди хатирәләр кузгалды, язгы ташу суында теләк теләп көймә җибәрсәң, теләкләр тормышка аша. Язгы ташу вакытында тоткан балыкны ашасаң, авырту китә... Язын кайткан казларны күргәч, салам җыя идек, өйдә басып утырган каз астына салсаң, бәбиләре күп булып чыга имеш. Бәлки дөрес тә булгандыр, каз көтүләре бар иде. Ә без бала-чагалар, ата каздан курка -курка аларны саклый идек...

- Узган атнада унлап бала белән Симет елгасына көймәләр йөздереп җибәрдек. Яз бит, елга бер килә. Гөрләвекләр акканда теләгән теләкләр кабул була, диделәр безгә өлкәннәр. Балаларга менә шул гадәтләребезне сөйләп, аларны тыңлап, балачакка кайтып килдек.- ди Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев