Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыя-таудан егылып төшеп харап булган

Мәрхүмәнең мәетен ике атна буена моргтан бирмәгәннәр.

Дубайда кыядан егылып төшеп үлгән Уфа кызын чит илдә җирләгәннәр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә фаҗигале рәвештә һәлак булган Уфа кызын туган җирдән читтә җирләгәннәр. Юлия Хәбибуллина фотога төшергән вакытта кыя кырыеннан очлы тау башына егылып төшеп үлде. Аны соңгы юлга туганнарыннан ерак җирләрдә озатканнар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

3 июньдә 34 яшьлек фоторәссамны Фуджайра әмирлегендәге мөселман зиратында җирләгәннәр. Юлияне туганнары ике атна буена җирли алмый торган. Мәет 15 майдан бирле моргта яткан. Бу турыда Юлиянең дус кызы Әлфия Курманаева хәбәр иткән.

Әлфия сүзләренчә, Әмирлектәге хокук саклау органнары анализ нәтиҗәләрен көткән. Бөтен авырлыкларга карамастан, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннары җирләү эшләрендә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтә.

«Дубайдагы генераль консулга рәхмәт. Ул шәхсән үзе әмирлеккә килеп, гарәпләр ягын тизләтте. Без ахыргача ышанып бетә алмадык. Аллаһка шөкер, барысы да булды. Башкортстан хакимиятенә, Россия Тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт. Пандемия шартларында шундый четерекле мәсьәләне хәл итәргә булыштылар», — ди Әлфия.

Хәзер Юлиянең шәхси әйберләрен әти-әнисенә кайтару өчен юридик эшләр башкарыла.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/05-06-2020/dubayda-kyyadan-egylyp-t-shep-lg-n-ufa-kyzyn-chit-ild-irl-g-nn-r-5747578

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев