Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыз - һәлак булган, егет - комада...

Бүгена булган коточкыч фаҗига турында кабат искә алыйк.

 

Тугызынчы сыйныф укучыларының аттестат алып кайтып килүләре булган. Тик 37 яшьлек ир зур тизлектә алар өстенә килеп менгән.

Кыз шунда ук һәлак булган, шулай да, шаһитлар сүзләренчә, аның гомере өчен медиклар 40 минутка якын көрәшкән. Шулай ук урындагы халык 15 яшьлек малайның комада булуын хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекторлары мәгълүматлары буенча, авариядә гаепле кеше исерек булган: алкотестер аның сулышында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәткән. Бу якынча бер шешә аракы дигән сүз.

Шофер җинаять урыныннан качып китәргә маташса да, тоткарлана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Үсмерләр бер-берсенә гашыйк пар булган, диләр...

Фото: bash.news.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Kiz--lak-bulgan-eget-komada-322460/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев