Күз тиде...
"Ак Барс" үз мәйданында "Сочи"га оттырды.
Беренче периодта уен матур гына башланды. Чибисов һәм Лукоянов ярдәмендә Владимир Ткачев гол кертеп, җиңел җиңүгә ышаныч тудырды. Тик период тәмамланыр алдыннан кунаклар исәпне тигезләп куйдылар. Ә икенче период урталарында тагын бер алка кертеп, "Ак Барс"ны да, тамашачыларны да аптыратшта калдырды. "Ак Барс" күпме генә тырышса да, гол кертә алмады. Ә уен тәмамланыр алдыннан, соңгы минутта "Сочи" буш капкага тагын бер гол кертте.
Яхшы барган җирдән, кинәт абындылар, күз тиде бугай безнең хоккейчыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев