Күземдә яшь...– “Әтнә таңы”
Югалтудан куркам Күземдә яшь… Әллә йөрәк елый? Гүя җан яңгырда күшегә. Бергә булалмыйбыз.Купме кирәк Җаны өзгәләнгән кешегә?! Син- сөюем минем, җанымдагы Көтмәгәндә килгән шатлыгым. Караңгыда- нурым, назлы ярам, Теләк, омтылышым,барлыгым. Син-якыным, синнән якынрак Һичкемем юк дөнья йөзендә. Син- хәзинәм, җырым, татлы тыным, Җиләс җилем сары көземдә. Куземдә яшь... Әллә күңел...
Югалтудан куркам
Күземдә яшь… Әллә йөрәк елый?
Гүя җан яңгырда күшегә.
Бергә булалмыйбыз.Купме кирәк
Җаны өзгәләнгән кешегә?!
Син- сөюем минем, җанымдагы
Көтмәгәндә килгән шатлыгым.
Караңгыда- нурым, назлы ярам,
Теләк, омтылышым,барлыгым.
Син-якыным, синнән якынрак
Һичкемем юк дөнья йөзендә.
Син- хәзинәм, җырым, татлы тыным,
Җиләс җилем сары көземдә.
Куземдә яшь... Әллә күңел елый?
Югалтудан куркып,бөрешеп...
-Бар булмышым син бит, югалма!- дип
Озгәләнә якын бер кешең.
Рүзия Камаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев