Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге-кышкы чорда башкарыласы эшләр

Көзге-кышкы чорда көн озынлыгы кимү сәбәпле электр җиһазларын куллану арта. Шуның өчен электр чыбыкларын, розеткалар һәм өзгечләрне (выключатель) тикшереп һәм ремонтлап чыгарга кирәк. Йортлардагы һәм квартиралардагы электр счетчикларында калибрланмаган саклагычлар ("жучок") һәм төзек булмаган электр җиһазларын куллану катгый тыела. Электр челтәрен көчәнүдән саклагыз, берьюлы берничә электр җиһазын бер розеткага тыкмагыз....

Көзге-кышкы чорда көн озынлыгы кимү сәбәпле электр җиһазларын куллану арта.

Шуның өчен электр чыбыкларын, розеткалар һәм өзгечләрне (выключатель) тикшереп һәм ремонтлап чыгарга кирәк. Йортлардагы һәм квартиралардагы электр счетчикларында калибрланмаган саклагычлар ("жучок") һәм төзек булмаган электр җиһазларын куллану катгый тыела. Электр челтәрен көчәнүдән саклагыз, берьюлы берничә электр җиһазын бер розеткага тыкмагыз. Электр челтәрләрендә телефон чыбыкларын файдалану бик куркыныч, чөнки ул кулланыла торган ток көченә исәпләнмәгән. Шулай ук электр чыбыкларының телефон һәм радиотрансляция чыбыклары, радио һәм телевизор антенналары, агач ботаклары һәм түбә кыегы белән орынып торуын булдырмаска кирәк.
Электр үткәргечләрдә көчәнеш артканын һәм кызганын һәрвакытта да белеп булмый, чөнки электр чыбыклары, кагыйдә буларак, тиешле изоляция белән капланган. Шуның өчен чыбыкларны "чорнау" юлы белән беркетмәгез. Электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясамаска кирәк. Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану катгый тыела.
Электр үткәргечләргә тикшерү уздыру өчен яки төзекләндерү эшләре башкарыр өчен һәрвакыт шушы өлкәдә эшләүче белгечләрне генә чыкыртыр­га кирәк. Көнкүрештә газ ягу мичләрен куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган ягу мичләрен, электр җылыткычларын кулланмагыз. Төтен морҗалары, вентиляция каналлары, йортлардагы каты ягулыкта яки газ белән эшли торган мичләр, плитәләр билгеле срокларда тикшерелеп торырга тиеш: ягу сезоны башланыр алдыннан; 3 айга 1 тапкырдан да сирәк түгел.
Шулай ук, йорт тирәсен, җир участокларын коры үләннән, калдык чүпләрдән арындыру мөһим. Тик учак ягу катгый тыелуы турында да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев