Көзге моңнар
Көзләрен дә бу табигать Мең төскә буялган күк. Яшел уҗым, кибәннәрне Көзге моңннар сарган күк. Ак кәүсәле каеннар да Югары үрелгәннәр. Горур башларын күтәреп, Сагышка төренгәннәр. Көзләрен дә бу табигать Мең төскә буялган күк. Ник күңелгә яшьләр тула Төсләр диңгезен күреп? Моңсулата күңелемне Офыклар, әллә ниләр... Әйтерсең лә, моңга манып,...
Көзләрен дә бу табигать
Мең төскә буялган күк.
Яшел уҗым, кибәннәрне
Көзге моңннар сарган күк.
Ак кәүсәле каеннар да
Югары үрелгәннәр.
Горур башларын күтәреп,
Сагышка төренгәннәр.
Көзләрен дә бу табигать
Мең төскә буялган күк.
Ник күңелгә яшьләр тула
Төсләр диңгезен күреп?
Моңсулата күңелемне
Офыклар, әллә ниләр...
Әйтерсең лә, моңга манып,
Моң күлмәге кигәннәр.
Көзге төсләр яшәртмиләр,
Агымсу - чишмә кебек.
Киләчәккә корган хыял,
Таралса- томан кебек.
Челтер-челтәр челтериләр
Күңелнең бар кыллары.
Көзге мәлдә моңланамы
Дөньяның бар коллары?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев