Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге мәшәкатьләр

Августның соңгы ункөнлеге дә узып бара.

Басу-кырларда кызу эш кайный. Балалар каникул бетә дип хавалана,әти-әниләр аларны мәктәпкә әзерлиләр,базар,кибетләрне иңлиләр. Минеке кешенекеннән ким булмасын дип, элеккеләре тузмаган, кечерәймәгән булса да, яңа киемнәр алу өчен соңгы акчаларын кызганмыйлар. Укытучылар август киңәшмәсенә йөриләр. Көннәр матур торуга карамастан, табигатьтән дә моңсулык бөркелә. Яшеллек үзенең ачык матур төсен югалта бара. Тиздән бәрәңге алу вакытын искәртеп, бәрәңге яфраклары саргая, яшелчә уңышы җыйнала. Кыш өчен помидор, кыяр эшкәртелә, төрле-төрле салатлар әзерләнә, алар белән дистәләгән банкалар ябыла, терлекләргә салам, печән, икмәк хәстәрләнә, сугымлык малга, кошларга игътибар арта. Кыскасы, мәшәкатьләргә чумган авыл кешесенең табигатьтәге үзгәрешләрне күрергә, алар белән хозурланырга вакыты юк, ул һаман хәрәкәттә, булганына шөкер итеп, үз көенә тыныч кына эшли бирә.

Ходаем, безне шушы матур тормыштан, мәшәкатьләрдән, тазалыктан аерма!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыртык