Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге томан

Ап-ак сөттә чайкаганнар, Акшарларга манганнар. Чит-читләрен бөкләмичә Урман-кырга япканнар. Бу томанның эчләрендә Кыш-бураннар дулавы. Язын иркен басуларда Гөрләвекләр шаулавы. Җирне дымга туендырып, Яуган ләйсән тамчысы. Җәен күкне телгәләгән Утлы яшен камчысы. Табигатьнең могҗизасына Шаккатып карап торам. Акрын гына йөзеп бара Иртәнге көзге томан.

Ап-ак сөттә чайкаганнар,

Акшарларга манганнар.

Чит-читләрен бөкләмичә

Урман-кырга япканнар.

Бу томанның эчләрендә

Кыш-бураннар дулавы.

Язын иркен басуларда

Гөрләвекләр шаулавы.

Җирне дымга туендырып,

Яуган ләйсән тамчысы.

Җәен күкне телгәләгән

Утлы яшен камчысы.

Табигатьнең могҗизасына

Шаккатып карап торам.

Акрын гына йөзеп бара

Иртәнге көзге томан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев