Әтнә таңы

Күзләрегезне саклагыз!

Без сезне тыңлыйбыз Күзләрегезне саклагыз! Хөрмәтле редакция! Хәзер глаукома дигән сүзне еш ишетәбез. Бик еш шундый диагноз куялар. Нинди авыру соң бу? Сукыраюга китергән сәбәпләр турында аңлатып язмассыз микән. Хәдия, Әтнә районы Сезнең сорауга күз табибы Лилия Усман кызы Зарипова җавап бирә Сукырайта торган сәбәпләрнең иң еш очрый торганы- глаукома...

Без сезне тыңлыйбыз

Күзләрегезне саклагыз!

Хөрмәтле редакция! Хәзер глаукома дигән сүзне еш ишетәбез. Бик еш шундый диагноз куялар. Нинди авыру соң бу? Сукыраюга китергән сәбәпләр турында аңлатып язмассыз микән.

Хәдия, Әтнә районы

Реклама

Сезнең сорауга күз табибы Лилия Усман кызы Зарипова җавап бирә

Сукырайта торган сәбәпләрнең иң еш очрый торганы- глаукома авыруы. Сызламый, уңайсызландырмый, кычытмый һәм әчетми, әкрен генә күз күреме кими. Чөнки күз басымы арта, күбрәк иртән, ул үз чиратында күрү нервыларын авырлыгы белән кыса. Аның күтәренке икәнен күз табибы бүлмәсендә генә аңлап була. Шуңа күрә иренми генә күзегезне тикшертергә, һичьюгы диспансерлаштыру вакытында больницага килүегез мөһим. Табиб әйткән сүзләрне диккать белән тыңларга кирәк. Киреләнеп йөрү урынсыз. Тамчы икән, тамчы салырга яки лазер операциясенә барырга яки чын операция ясатырга кирәк. Сезне түгел, табибны да куркыта глаукома операциясе, чөнки ул күрүне арттырмый, булганын саклау чарасы гына.

Сукыраюга китергән тагын бер сәбәп - җәрәхәтләнү. Авыл хуҗалыгында агулы химикатлар белән эшләгән вакытта бик сак эшләргә кирәк. Химикатлар чәчрәгән очракта күзне озак кына су белән юарга, әз генә чәй содасы салсагыз яхшырак була. Шуннан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, саклану чараларын куллану мөһим. Әгәр күзгә башак кылчыгы, тимер тузаны, салам чүбе яки башка чүп кергән очракта юып кына бик сирәк бетә. Озакка сузмыйча табибка мөрәҗәгать итүегез хәерлерәк. Шуңа күрә эшләгәндә сакланыр өчен күзлек кияргә кирәк.

Сукыраюның тагын бер сәбәбе - шикәр авыруы. Шикәр авыруы белән интеккән һәр кешегә елга бер тапкыр күзләрен табибка күрсәтергә кирәк. Чөнки бу авыру бик мәкерле. Күз барлык хәрефләрне дә күреп тора торып, күзнең челтәр катлавында "Диабетическая ретинопатия" дигән авыру барырга мөмкин. Бу авыру барышында яңа тамырлар еш үсә, алар бик нәзек, еш кына шартларга торалар. Ә чыккан кан ул клей кебек - пыяла сыманга әйләнеп, челтәр катлауны тарта. Нәтиҗәдә челтәр катлау шешенә яки катламлана. Мондый сурәтне күргән очракта без авыруны лазер белән эшләүче хирургка җибәрәбез. Бары тик яңа үскән тамырларны төбеннән пешереп, күзне кан савудан саклап калып була.

Сукырайту мөмкинлеге булган авырулардан катарактаны да әйтергә була. Күз ясмыгының (хрусталик) төрле кыяфәттә болганчыклануы катаракта авыруы дип атала. Операция ясап дәвалана. Хәзерге заманада ул бик җиңел , 10 минутлык операция. Ахыры да яхшы, күрү дә кире кайта. Бары тик калган гомер буе кояшта караңгы сыманрак күзлек кияргә кирәк, көчле кояш яки кар күзнең челтәр катлавын пешермәсен.

Күз күрүен күп кенә киметә торган тагын ВМД (возрастная макулярная дегенерация) авыруы бар. Аңлагансыздыр бу күбрәк өлкән кешеләрдә була. Бу очракта нәкъ карый торган алда зур гына тап килеп чыга - бер көндә генә түгел, ул әкренләп калыная. Кеше укый яза алмый, сөйләшкән кешесен күрми. Ләкин тирә-юнь азмы-күпме күренә. Сәбәбе дә, сәламәтләндерү чарасы да бу авыруның бик уйланылып бетмәгән. Шулай булса да, табиблар сездә авыру барлыгын ачыкласа, табиб язып биргән тамчыларны күзгә салып яшәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: