Әтнә таңы

“Лада” ике баланы бәрдергән

13 һәм 14 яшьлек 2 бала автомобиль астына кергән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Әлеге хәл Лениногорск шәһәренең алтынчы мәктәбе янында була. Ярый әле. Куркыныч фаҗига булмый кала. Шулай да мондый фаҗигалар турында искә төшереп торуыбыз уңай нәтиҗә ясамыйча калмас дип өметләнәбез. Чөнки безнең районда да мәктәп янында бик хәтәр. Ниһаять ут куйдылар үзе. Әмма мәктәпкә балаларын илтүче машиналар гаять күп: иртән һәм дәресләр беткәч мәктәп алды машина базарын хәтерләтә. Җәяү йөрергә дә, ул турыдан автомобиль белән узарга да куркыныч.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: