Лаеш районында “Сугыш балалары”н искә алдылар
Комлы Кавалда Татарстанның мәгариф һәм фән, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыклары, шул исәптән 6 районның ветераннар советы һәм башкарма комитет вәкилләре катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды.
Семинар эшендә безнең районның ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Изгелек"тән Зөһрә Хәбибуллина, китапханәче Гөлнур Насыйрова, мәгариф бүлегеннән Ләйсән Хәйретдинова һәм мин, фәкыйрегез дә катнаштык.
Мәдәният йортында Лаеш районының ветераннар тормышына багышланган махсус стендлар һәм өйләрендә социаль хезмәт күрсәтелүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннар советы, инвалидлар оешмасы, сәяси репрессияләр корбаннарына багышланган махсус альбом-җыентыклар каршы алды. Кунаклар алар белән бик теләп таныштылар.
Киңәшмә Столбище мәктәбе укучыларының сәламләве белән башланды. "Мәктәптә "энергосберегающая технология" дә кулланабыз", диделәр. Сүз уңаеннан, якташыбыз, чыгышы белән Күәм авылыннан булган, шушы мәктәп укытучысы Гөлнара ханым белән дә аралашырга өлгердек. Яшь буынны ветераннар тормышы белән таныштыру, аларны үрнәк итеп кую буенча биредә бик күп эшләнә икән.
Семинар эшен республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Иштиряков алып барды. Үз чыгышында: "Хәзер хәрби патриотлыктан патриотик тәрбия бирүгә күчәргә вакыт. Яшь буынга игътибарны көчәйтик", - дип мөрәҗәгать итте.
Киңәшмәнең төп максаты - районнарда ветераннар тормышына багышланган махсус китап бастырып чыгаруга бәйле булды. Казанның Вахитов районында "Хәтер вөҗданы" исеме астында альманах дөнья күргән. Ул "Сугыш балалары искә төшерә"проекты кысаларында башкарылган. Китапта "Сугыш балалары искә төшерә", "Фронттан хатлар" һәм "Яшьләр күзлегеннән "сугыш балалары"ның хезмәт батырлыклары" бүлекләре урын алган. Бу районның ветераннар советы рәисе Герман Бердников шушы уңайдан тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аның мәгълүматлары буенча пенсионерларның 49 проценты сугыш чоры балалары икән. "Алар - сугышның соңгы шаһитлары. Соңга калабыз бит! Хакимиятләр китап чыгаруга акча тапмасалар да, районнарда "Сугыш балалары"ның истәлекләрен җыя башлагыз. Без, хәтта, Татарстан Президентына да мөрәҗәгать иттек, Ярдәм итте", - диде. Сүзен: "Тиздән "Сугыш балалары" хәрәкәте туачак. Әзер булыйк", - дип тәмамлады.
Китапны видеопроектор аша да тәкъдим иттеләр. Игътибар иттем: залда күз яшьләрен сөртүчеләр күренде. Искә алулар үзәккә үтәрлек иде шул. Әйтик, берәү искә ала: яшь сабый, "Әни, сугыш булмаган вакыт та булдымы ул?" дип мөрәҗәгать итә. Яисә, икенче бер хәтер. Солдат: "Безне Көнчыгышка озаталар. Казан аркылы узабыз. Сезне - улым, кызымны шулкадәр сагындым. Күрәсем килә. Вокзалга килегез", - дип яза. Кызганычка каршы, поезд туктамый. Ә солдат япон илбасарлары белән сугышта һәлак була...
"Искә алуларны 1928-1938 елгылардан сорашыгыз. Бу категориягә керүчеләр әле күбесен хәтерли", - дигән фикер дә яңгырады.
Кайтканда бу хакта сөйләштек. Мөмкинлеге туды - юл якын түгел, автобуста салкын. Бәхәстә гаделлек кенә тумый, җылынырга да була. Мондый китап чыгару бездә дә мөмкин хәл. Бары энтузиастларга гына өметләнеп яту дөрес түгел. Хәтер югалмасын иде. Киләчәк буыннар алдында зур җинаять ясамыйк. Соңга калмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев